На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Аяк астында җир убылды». Яшь кыз сулык ярында 30 метр биеклектән егылып һәлак булган

Иркутск өлкәсендә Бык борынында (мыс) ял иткәндә 18 яшьлек кыз һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

25 июньдә Елизавета 30 метр биеклектән егылып төшкән. Ул дуслары белән сулык буенда ял итә. Аннары Бык борынына менәләр. Биредә бик матур күренеш була. Яшьләр анда моңа кадәр дә менә.

Ләкин Лиза кырыйга килеп баскач, аның аяк астыннан җир убылып китә. Берни эшләргә өлгермиләр – бар да мизгел эчендә була.

«Ул бер тавыш та чыгармады», – ди шаһит дуслары.

Лиза суга һәм ташлар өстенә килеп төшә.

«Лиза – гаиләдә бердәнбер олы кыз, аның энесе калды. Без аның белән гел бергә булдык, Иркутскига күчәргә җыена идек. Кем уйлаган шулай буласын», – ди Лизаның туганнан туганы Анастасия.

Социаль челтәр кулланучылар Лизаны кызганып яза, «Бигрәк яшь бит», – диләр. Шул вакытта, селфи ясаганда егылып төшкән, дигән сүзләр дә таралган. Ләкин туганнары һәм дуслары бу гайбәтне кире кага, диелә хәбәрдә.

«Моңа кадәр берничә көн шәһәрдә яңгырлар булды. Шуңа күрә җир көпшәк булгандыр. Әлеге урынны хәзер дә япмаганнар, шунысы гаҗәп. Анда ел саен кешеләр һәлак була», – ди Анастасия.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх