На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Олимпия чемпионкасы Алинә Заһитова, джинсысын төшереп, фигурасын күрсәткән

Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитова социаль челтәрдә яңа фотографияләрен күрсәтте.

Татар милләтеннән булган спортчы кыз сыланып торган ак топ, шундый ук төстәге шортик формасындагы трусик һәм джинсы кигән. Джинсасын ычкындырып һәм бераз төшереп, фигурасын күрсәткән. «Бәйрәм белән», – дип имзалаган ул постны.

Сурәтләр 17 меңнән артык лайк җыйган.

Фотолар @azagitova аккаунтыннан алынды.

Элегрәк Заһитова карьерасы өчен нәрсәне корбан итүе турында сөйләгән иде. Аның сүзләренчә, ул дусларыннан һәм ашаудан баш тарткан.

Заһитова – Россия тарихында дөньяда фигуралы шуу буенча барлык титулларны яулаган бердәнбер ялгыз спортчы. Ул 2018 елгы Олимпия чемпионы, дөнья һәм Европа чемпионы, шулай ук Гран-при финалы җиңүчесе булды. 2019 елда фигуристка карьерасын төгәлләде, игътибарын телевидение алып баручысы эшенә юнәлтте.

Ссылка на первоисточник
наверх