На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Россия туристлары белән автобус Таиландта юл һәлакәтенә очраган

Таиландта Россия туристлары белән автобус юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. «Shot» телеграм каналында хәбәр ителгәнчә, һәлакәт Паттайяга кергәндә булган.

37 пассажир утырган автобус Toyota Fortuner автомобиленә бәрелгән һәм бетон коймага барып кергән. Автобусның алгы сул як өлешенә зыян килгән, алгы тәрәзәсе коелган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 27 кеше имгәнгән, алар арасында - Россия туристлары һәм автобус йөртүчесе. Зыян күрүчеләрне ашыгыч рәвештә җирле хастаханәгә алып киткәннәр.

Автобус бәрелгән мизгел видеога эләккән. Видеода күренгәнчә, машина йөртүче идарәне югалта һәм машинага, аннан коймага бәрелә. Тикшерү пунктына килеп җитүгә карамастан, автобусның тизлеге зур булганы күренә.

Соңрак, автобусның тормозлары эшләми башлаган дигән фараз барлыкка килә. Җирле ММЧ мәгълүматлары буенча, нәкъ менә шул фараз өстен булып тора. Руль артында 74 яшьлек машина йөртүче булган. Биш кеше җитди җәрәхәтләр алган, дигән мәгълүмат бар. Һәлакәт җирле вакыт белән 18:30 сәгать тирәсендә булган (Мәскәү вакыты белән 14:30). Пассажирлар экскурсиядән кайтып барган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх