На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Салават Фәтхетдинов тормышыннан гадәти бер көн: кош-кортларын карый, йомырка җыя

Салават Фәтхетдиновның кызы Лиана әтисенең гадәти бер көнен күрсәтә. Аның видеоларыннан күренгәнчә, концертлар сезонын япканнан соң, җырчы үзенең күп вакытын кош-кортлары, йорт хайваннары янында уздыра. Җырчының зоопаркында нинди генә җан ияләре юк! Мәсәлән, кечкенә ат – понига «Алия» дип исем биргән.

«Алия» бер дә тиктормас, ахры. Бау белән йөртергә алып чыккач, кушаяклап чабарга тотына, җырчының маллар карарга ярдәм итүчесе Ихтыяр абыйны чүт кенә сөйрәп китми.

Салават Фәтхетдиновка ниндидер яңа кошлар да алып кайтканнар. Лиана аларны читлеккә җибәргән мизгелне дә күрсәтә. Дөрес, юл үзенекен иткән – кошлар бераз куркынган.

Ул арада Салават Фәтхетдинов бер оя йомырка да җыеп керә. Йомыркалар гади генә түгел, ниндидер аерым төр тавыкныкы – каты кабыклы. Җырчы аларны шунда ук кызына күчтәнәч итеп алырга тәкъдим итә.

Салават Фәтхетдиновның зоопаркында бик матур декоратив куяннар да бар. Күрше читлектә исә тәвә кошы кычкырып җибәрә.

«Кыскасы, биредә күңелле», – дип йомгаклаган үзенең видеорепортажын Лиана.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх