На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошла на "Х"... Говори на ГОСУДАРСТВЕННОМ - РУССКОМ - ЯЗЫКЕ...«Бүген җитеш, бүг...
  • gln0754 Семина
    а где перевод???«Йокыга талган» о...
  • мирас Закироув
    А Зур Кайбыч кайда? Сугендермагез!13 февральгә һава...

«1+1=4» - җырчы Гөлназ Батталова икенче тапкыр әни булачак

Америкада яшәүче татар җырчысы Гөлназ Батталова сөенече белән уртаклашты. Ул икенче тапкыр әни булачак.

Гөлназ хәзерге вакытта ире Алекс һәм 1,5 яшьлек кызы Эмма белән Мексикада сәяхәттә. Гаиләләре ишәячәген дә Гөлназ Мексиканың башкаласы Мехико шәһәрендә матур рилс төшереп хәбәр итә. «Бүген өйләнешүебезгә 3 ел.

1+1=4», – дип яза ул. Шушы ук постны аның тормыш иптәше Алекс та урнаштырган.

Чаллы кызы, элек «Ямьле» төркемендә эшләгән Гөлназ бүгенге көндә Америкада яшәп иҗат итә. Шәхси тормышы турында социаль челтәрләрдә еш сөйли. Ул ире Алекс белән Америкага баргач танышкан. Яшьләр 2022 елда мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерде. 2023 елда Лос-Анжелесның бер банкетлар залында зурлап туй мәҗлесе үткәрде. Җәй көне Чаллыга кайтып та никахлашуларын бәйрәм итте һәм гендер-пати уздырды.

Шул ук елның октябрендә яшь гаиләнең кызлары туды, аңа Эмма дип исем куштылар. Һәм менә, җырчының тормышында тагын бер күңелле яңалык – алар тормыш иптәше белән икенчегә әти-әни, ә кечкенә Эмма – апа булырга әзерләнә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх