На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Казанда 37 яшьлек ир-ат абыйсын каеш белән буып үтергән

Казанның Ахунов урамында ир-ат абыйсын каеш белән буып үтергән. Бу хакта «Татарстан-24» яза.

Беренчел мәгълүматлар буенча, конфликт 37 һәм 39 яшьлек ике ир-ат арасында чыккан. Өлкән яшьтәге әниләре полициягә сөйләгәнчә, әти-әниләре йокларга кереп киткәч, ир-атлар өстәл артында утырып калган, алкоголь кулланганнар.

Алар арасында бәхәс чыга һәм сугыша башлыйлар.

Хатын-кыз сүзләренчә, ачуы чыккан ир-ат абыйсын буып үтергән һәм мәетне икенче бүлмәгә чыгарган. Урында полиция хезмәткәрләре идәндә каеш тапкан Ул җинаять вакытында кулланылган, дип фаразлана.

Улының мәетен ана кеше иртән таба, ул гадәти булмаган позада яткан була. Улының исән булмавын аңлагач, ул «ашыгыч ярдәм» һәм полиция чакырта. Медицина хезмәткәрләре үлем фактын гына терки.

Хокук саклау органнары вакыйганың барлык шартларын тикшерә.

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх