На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Татарстанда давыл үтте: нәтиҗәләре нинди

Бүген Татарстанда көчле яңгыр гына түгел, давыллар да булды. Нәтиҗәдә кайбер районнарда агачлар ауган һәм түбәләр купкан.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, Питрәч районының Шәле авылында алты шәхси торак йортның һәм янәшәдәге корылмаларның түбәләренә зыян килгән.

ТР Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, бу урында җилнең максималь тизлеге секундына 17 метрга җиткән. Зыян күрүчеләр юк, йортлар яшәү өчен яраклы.

Моннан тыш, агач аууның алты очрагы теркәлгән: берсе Казанда, дүртесе Питрәч авылында һәм берсе Биектау районындагы Бөреле бистәсендә. Агач аву нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх