На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Элвин Грей романтика турында: «Стаканда кайнар чәй, пешкән йомырка, колбаса...»

Татар эстрадасы җырчысы Радик Юльякшин (Элвин Грей) хатыны Инзилә белән поездда Мәскәүгә барып кайткан. Җырчы сәфәрдән фотоларын Телеграм-каналында күрсәтте.

«Килешәсездер… Поездларның һәм тимер юл вокзалларының үз романтикасы. Мин ешрак машинада яки самолетта очам – тиз, уңайлы бит инде. Әгәр вакыт бар икән, поезд да шәп.

Тәгәрмәчләр тавышына йоклап китәсең һәм станциядә уянасың. Ә анда кемдер каршы ала, кемдер озата, күзәтергә кызык. Хәзер инде поездлар заманча, әмма балачактагы шул атмосфера саклана. Стаканда кап-кайнар чәй, пешкән йомырка, колбаса, яңа өзелгән кыяр. Хәтерлисезме? Тиз пешә торган токмач пешерәсе килә башлый. Йокы туйдырып, Казанга кайтып җиттек», – дип яза Радик.

Артист белән язылучылары да килешкән.

Фото: © Радик Юльякшинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Фото: © Радик Юльякшинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Ссылка на первоисточник
наверх