Питерда яшәгәч, мин бу эшкә катнашырга тиешмен дип саныйм. Быелдан башлап бу эшкә кушылдым.
Монда эшлим дә, эш беткәч, театрга китәм. Мин кемнеңдер каберен чистартам дип алдан тәгаенләп килмәдем, кайсы туры килә – шунысын чистартырга алындым.
Курган өлкәсендә минем туган авылымда дәү әтием һәр вафат булган кешегә кабер казышырга бара иде. «Улым, исеңдә тот, без монда мәңгегә килмәгән», – дип әйтә иде.
Питер зиратында татар өмәсе:«Зиратта өмә» дип гариза язгач, килергә эштән рөхсәт иттеләр» https://intertat.tatar/news/piter-ziratynda-tatar-omase-ziratta-oma-dip-gariza-yazgac-kilerga-estan-roxsat-ittelar-5866274
Ярамир Низаметдинов: «Бу өмәдә беренче мәртәбә катнашам. Былтыр булып чыкмады – оркестр белән спектакль репетициясе туры килде, аннан берничек тә китеп булмый. Быел репетиция туры килмәде, театрда дәресләр куелган иде. Мин: «Безнең шундый-шундый өмә, мине бушатуыгызны сорыйм», – дип гариза яздым, һәм, изге эш дип, миңа рөхсәт иттеләр.Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии