На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Ильвина, иренең аена күпме акча бирүен әйтеп, шаккаттырган

«ТМТВ» телеканалындагы «10 сорау» тапшыруына килгәч, Ильвина алып баручы Әбри Хәбриевны шок халәтендә калдырган.

Чөнки: «Ә сиңа күпме акча бирәләр соң? Чыгымнарыңа, үзеңә тотар өчен?» дигән соравына Әбри Хәбриев көтелмәгән җавап алган.

«500 дән алып...» – дигән аңа Ильвина.

«Айга?»

«Әйе, 500 меңнән алып», – дип кабатлаган ул.

«Ник хатын-кыз булып тумадым мин? Тапшыруны төгәллик тә, кайтыйк, – дип, гаҗәпләнүен яшереп тормаган Әбри Хәбриев.

Ильвина әлеге тапшыруны төшерү процессында ук хейтерлары артачагын да, тискәре комментарийлар күп киләчәген дә фаразлаган иде. Ул бу хакта үзенең сторисларында сөйләде. Инде хәзер үк телеканалның социаль челтәрләренә куелган видео янында: «Нәрсәгә дип эшләп йөрим икән мин?», «Мужигы бик бай» дигән комментарийлар бар.

Ә сезгә аена күпме акча бирәләр?

 

Ссылка на первоисточник
наверх