На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

18 подписчиков

Свежие комментарии

Популяр җырчының улы ашаганда тончыккан: әтисе гыйбрәт өчен киңәш бирә

40 яшьлек җырчы, «Тату» төркеменең экс-солисткасы Лена Катинаның ире, бизнесмен Дмитрий Спиридонов социаль челтәрләрдә 1 яшьлек уллары белән чак кына фаҗига булмавын сөйләде. Эшмәкәр сүзләренчә, бала ата-анасының күз алдында һәлак була язган.

Үз посты белән, ир-ат шундый ук хәлдә калырга мөмкин булган барлык ата-аналарны кисәтергә карар кылган.

Спиридонов сөйләвенчә, уллары Демьян тавык йөрәкләре белән макарон ашап утырганда кинәт суламый башлаган.

«Барысы да гадәттәгечә иде – утырабыз, сөйләшәбез. Ниндидер мизгелдә аңлап алдым – бала йотмый да, сөйләшми дә, суламый да. Тавышы юк. Сулыш алмый», – дип язган Дмитрий.

Дмитрий баланың аркасына сугып каравын язган, тик файдасы булмаган.

«30-40 секунд үтте, бу – минем тормышымда иң куркыныч секундлар булды. Ниндидер мизгелдә мин бармакларымны аның бугазына тыгып, ул капкан кисәкне капшап таптым да тартып чыгардым. Бала сулыш ала башлады. Ә мин әлегә кадәр нормаль сулый алмыйм», – дип язган бизнесмен.

фото: соцчелтәрләр

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх