Бик тә чибәр ханым, һәр бармагында ялтырап торган йөзекле кулын күрсәтеп: «Теләсә кайсын сайла – синеке! » – дип мине ымсындырды. Мотоцикл алырга хыялланып йөри идем, җае чыкканга куанып, ризалаштым. Чегән халкы, залдагы урындыкларга утырмыйча, сәхнә тирәсендәге идәнгә урнашты. Һинд киносында җыр-биюле урыннар күп була. Матур итеп киенгән чибәр чегән кызлары, фильмга кушылып, сәхнәдә күз явын алырлык биюләр башкара. Ә мин мотоциклымны күз алдына китерәм, аңа утырып авыл, басу-кырлар буенча җилдертәм...
Өченче сеанс төнге икедә тәмамланды. Нык арысам да, күз алдымдагы өр-яңа мотоцикл үземә көч биреп тора иде. Янәдән клубны ябарга җыендым. Каршымда тагын чегәннәр... https://intertat.tatar/news/kinomexanikka-kino-kursatkannar-5862665
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии