На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Чын могҗиза» – Күп балалы әни икенче тапкыр рәттән «корольләр игезәге» тапкан

Шәһәр перинаталь үзәгендә «корольләр игезәге» туды, дип яза Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рахматуллин телеграм-каналында.

«Бу – Корнеевлар гаиләсе өчен шатлыклы вакыйга, һәм безнең табиблар өчен гаҗәеп клиник очрак. Безнең заманда игезәкләр – сирәк хәл түгел. ЭКО программасы актив кертелгәннән соң, күп яралгылы йөклелек ешлыгы артты.

Ләкин Корнеевлар гаиләсендә бу – икенче тапкыр рәттән «корольләр игезәге», һәм ул табигый юл белән булды. Бу – чын могҗиза.

Светлана – 5 бала анасы. Аның олы улы, 1 ел 8 ай элек туган игезәк кызы белән улы һәм менә тагын игезәкләре бар.

Бу зур һәм дус гаиләне икеләтә бәхетле вакыйга белән котлыйм. Аларга нык сәламәтлек һәм гаилә бәхете телим», – дип яза министр.

  • «Корольләр игезәге» – бер йөклелектән ир һәм кыз бала туу.

 

Ссылка на первоисточник
наверх