На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    На ГОСУДАРСТВЕННОМ (русском) ЯЗЫКЕ ГОВОРИ... Нам на "Х" не нужен твой  "худай-берды"...Намаз укымасаң, у...

Казанда татар кешеләре яратып йөргән ресторанны чир таралу аркасында яптылар

Казанда 1 айга Зорге урамы, 66 нчы йорт адресы буенча урнашкан «P. Love» ресторанын яптылар.

Сәбәбе – бинага килүчеләрдә сальмонеллез энтериты теркәлгән, 2 очрак турында билгеле.

Роспотребнадзор тикшерүеннән соң, ресторанда биналарның санитар-гигиена һәм санитар-техник торышы канәгатьләнерлек булмавы ачыкланган, биналарда тычканнарны үткәрми торган җайланмалар куелмаган.

Пешекчеләр яраклылык вакыты чыккан һәм маркировкасыз продуктлар куллана, продуктлар җитештерүче билгеләгән шартларны бозып саклана. Моннан тыш, бинада ризык әзерләүнең технологик процессы һәм технологик җиһазларның җитәрлек күләмдә булмавы ачыкланган.

Тикшерү вакытында сатудан гомуми авырлыгы 38,5 кг булган 7 партия азык-төлек продукциясе алынган. Лаборатор тикшеренүләр шулай ук әзер ризык – «Цезарь» салаты пробасында эчәк таякчыгы булуын күрсәткән. Юридик затка административ хокук бозу һәм эшчәнлекне вакытлыча тыю турында беркетмәләр төзелде. Бина мөһерләнгән.

Ресторанга килүчеләрнең соңгы диагнозы – сальмонеллез энтериты.

Бу ресторан татар-мөселман кешеләре арасында популяр иде, чөнки биредә хәләл ризыклар тәкъдим ителә иде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх