На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Биектау районында бер ирнең мәете 7 сәгать буе лифтта йөреп торган

Биектау районындагы торак комплексларның берсендә бер ир мәете 7 сәгать буе лифтта йөреп торган, дип хәбәр итә «Татарстан-24».

Ир иртән лифтка кереп барганда егыла. Аның ярты гәүдәсе подъездда кала. Әмма ул, тырышып, лифтка шуышып керә. Йорттагы кешеләр лифтны чакырталар һәм анда кеше ятканын күреп, җәяү баскычтан төшеп киткәннәр.

Җиде сәгать узгач кына бер хатын ирнең исерек түгел, хәле авыраю сәбәпле егылганын ачыклый һәм ашыгыч ярдәм, полиция чакырта. Алар ирнең инде күптән үлгәнен ачыклый.

Бу ирдә цирроз булган. Аның фатир ишеге ачык калган, анда кан эзләре күргәннәр. Ул үзен начар хис итеп, ишеген дә яба алмыйча, аптека яки хастаханәгә чыгып китмәде микән дип фаразлыйлар.

Йортта яшәүчеләр каравылчыларны гаепли башлаган. Каравылчылар йөреп торырга һәм лифтларны тикшерергә тиеш, дип алар. Социаль челтәрләрдә исә бу йортта яшәүчеләрне битарафлыкта гаепләгәннәр. Вакытында ярдәм күрсәтелсә, бәлки бу ирнең гомерен саклап кала алган булырлар иде, дип язалар – чөнки ул иртән, кеше күп йөри торган вакытта егылган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх