На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

12 подписчиков

Свежие комментарии

  • fisher
    Доходчиво излагает, шельмецРишат Фазлыйәхмәт...
  • Владимир Алтайцев
    На  кой  чёрт  здесь писанина на татапрском языке?Саубуллашу (Алекс...
  • Evgenija Palette
    И, ведь, у них есть, в Казани, пресса на татарском языке... Вот, что значит безответственное руководство... При царях...Зөлфәт Зиннуров т...

Студент кыз никахы алдыннан гына кыярга тончыгып үлгән

Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә 21 яшьлек Эвелина кыярга тончыгып үлә.

Стәрлетамак кызы Эвелина Мәләвездә читтән торып укыган. Ул җәйге сессиягә килгәч, бер студент кыз белән фатир арендага ала һәм имтиханнарга әзерләнә. 18 июнь кичендә ашарга утыра һәм кыяр белән тончыга. Аның бүлмәдәше коткармакчы була, әмма беренче ярдәмне квалификацияле күрсәтә алмый.

Кыз, ярдәм итә алмаячагын аңлап, күршеләрен чакыра – алар арасында медик та була. Әмма кызны ул да коткара алмый. «Ашыгыч ярдәм» чакыралар, әмма алар килгәндә, кыз инде үлгән була.

Эвелинаның якыннары «ашыгыч ярдәм»не гаепли. Кызның туганы Регина әйтүенчә, «ашыгыч ярдәм» 12 минуттан килгән, ә хисапта 6 минут дип язганнар. Регина медикларны җавапка тартырга тели.

Эвелина бик ачык, дустанә кыз булган, пекарняда эшләгән, сентябрьдә никах укытырга җыенган, дип яза newsbash.ru

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх