На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошел на Х... И не лезь в ЭКРАН. Всё равно к тебе никто не пойдет...Сөяк мие доноры б...
  • Vadim Russ
    Плохо что ли 1 числа?Салават Фәтхетдин...
  • Галина Соколова
    А перевод!?Җир һәм мөлкәт мө...

Хәзрәтләр Яңа елны ничек каршылый: «Ястү намазын укып кайтам да, тугызда ятып йоклыйбыз»

Елның соңгы көнен без, гадәттә, зур компаниядә, дуслар һәм туганнар белән мул өстәлләр артында каршы алабыз. Әмма мөселман кешесе өчен Яңа ел төнен ничек каршылау хәерлерәк булыр соң? “Интертат” Казанның имам-хатыйбларыннан Яңа ел төнен ничек уздырулары турында сорашты.

Яңа ел дини бәйрәмнәр рәтенә керми, шуңа күрә «аны бәйрәм итү рөхсәт ителәме» дигән сорау туа.

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Татар-информ»га биргән интервьюсында бу сорауга алдагыча җавап бирде: «Әгәр өстәлдә хәләл ризыклар тора икән, әгәр бу – якын туганнар җыелырга сәбәп булган икән, монда гөнаһ юк. Кайберәүләр мине тәнкыйтьләр, ләкин гөнаһ нәрсәдә икәнен дәлилләсеннәр».

Ул шулай әлеге төнне гаиләсе белән гыйбадәт кылып уздырырга тырышуын да билгеләде. «Бу көнне мин күбрәк дога кылам. Һәр кеше гөнаһлы, минем дә гөнаһларым бар. Мин аларның гафу ителүен сорыйм. Киләсе елга планнарым бар: балаларыма, туганнарыма, күршеләремә сәламәтлек телим. Мин, киләсе ел яхшы булсын иде, дип дога кылам. Бездә төнге «Къияму-ллейль» догасы бар, ул төннең соңгы өлешендә укыла. Мин бу төнне, торып, гыйбадәт кылырга тырышам. Бу вакытта, салютлар атылганда, бик авыр, ләкин бу төнне мин һәм минем гаиләм дога кылабыз», - дип аңлатты Рөстәм хәзрәт.

Ә калган хәзрәтләребез нишли икән?

«Мәрҗани» мәчетенең имам-хатыйбы Ансар хәзрәт Мифтахов:

Бу, минем өчен, гадәти бер кич, чөнки мөселман кешесе Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең алдагы хәдисе белән таныш: «Мөселман кешесенең 3 бәйрәме бар: Ураза гаете, Корбан гаете һәм җомга». Мөселман кешесе шул көннәрне күбрәк бәйрәм итәргә тиешле. Гадәти генә кич булса да, мин, гомумән, һәр кич көнемдә «нинди изгелекләр эшләдем» яки «ялгышлыклар эшләмәдемме икән» дип уйларга тырышам. Бу кич мин әлеге көн өчен генә нәтиҗәләр ясамыйча, ә фәкать ел дәвамында «зикер кылдыммы, ураза тоттыммы, гыйбадәтләрне эшләп өлгердемме» дип уйланам.

Уникегә кадәр көтеп утырмасам да, Путинның мөрәҗәгатен тыңлыйм, чөнки социаль челтәрләрдә алданрак чыга. Ләкин «ул Яңа ел белән котлый, аның котлавын тыңлыйм әле» дигән ният белән түгел, ә аның нинди сүзләр белән мөрәҗәгать итүен белү өчен. Пәйгамбәребезнең шундый сүзләре дә бар бит: «Җитәкчегез кем генә булса да, аңа итәгать итегез». Шуңа күрә без ил җитәкчесен тыңларга тиеш, фәкать шушы көнне генә түгел, ә туры эфирларга чыкса да. Кеше динне тотса да, ул шул илгә, җөмһүрияткә бәйләнеп яши, шуңа күрә аның үзгәрешләреннән хәбәрдар булып торырга тиешле.

Ансар хәзрәт Мифтахов

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бу төнне хәләл ризыклар белән табын әзерләсәң, бернинди зыяны да юк – әгәр дә кеше әлеге төнне туганнары, якыннары белән җыелышып үткәрә икән. Бер-береңә бүләкләр бирүнең дә бернинди зыяны юк, чөнки Пәйгамбәребез: «Бер-берегезгә бүләкләр бирешегез. Бу сезнең йөрәкләрегезне якынайтыр, дуслыгыгызны ныгытыр», - дип әйтә. Яңа ел дип кенә түгел, ә, гомумән, күчтәнәч, бүләкләр бирешү – бик күркәм гадәт.

Гомумән, Яңа ел ялларындагы төннәребезне без зикердә, гыйбадәттә үткәрергә тиешле, киләсе елларның уңышлы булуын сорап, Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк. Бер хәдисендә Пәйгамбәребез: «Кыш көннәре – ул мөселманнар өчен яз», - ди. Чөнки бу вакытта төннәр - озын, көннәр – кыска, шул озын төннәрдә мөселман кешесенә гыйбадәтләр, зикерләр кыларга, намаз укырга һәм, әлбәттә, ураза тотарга мөмкинлек бирелә. Бу вакытлар ураза тоту өчен бик яхшы форсат, чөнки көннәрнең кыска һәм салкын булуы ураза тотарга җиңеллек бирә.

«Яңа ел төне – ул, безнең өчен, иң гади төн»

Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибе, Габдрәхим Утыз Имәни исемендәге «Ал Таң» мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин:

Ул безнең өчен гади төн, без аерым ниндидер намазларын башкармыйбыз, аерып Коръән укымыйбыз. Дәүләт безгә дә, балаларга да ял биргән икән, барабыз, йөрибез, туганнар белән очрашабыз, ул бит бер форсат инде. Авылга туганнар янына кайтабыз. Туганлык җепләрен бәйләү бәракәт китерә, ризыкны арттыра. Пәйгамбәребез: «Ахырзаман алдыннан туган туганын күрмәс», – дип кисәткән.

Балалар күп булгач, табыныбыз гел ризыкка мул, шуңа күрә әлеге төнне башка көннәрдән аерылып тора торган өстәлләр әзерләмибез. Оливьены ел әйләнәсендә ашыйбыз.

Кайбер кешеләр ул көнне дога кылулары турында язалар, ләкин андый әйбер юк, ул бит Кадер киче түгел. Киләсе елга планнар кору, эшләрне тәртипкә кору – алар бөтен кешедә дә бар, без дә шушы җәмгыятьтә, шушы ел белән яшибез бит.

Без бәләкәй булган чакта, Яңа елда мандарин бирәләр иде. Без балаларны һәрнәрсәне Аллаһыдан сорарга өйрәтәбез, Кыш Бабайдан бәхет сорап утыру милләтне мәҗүсилеккә кайтара. Өстәвенә, хәзерге балаларны мандарин белән алдап та булмый. Шөкер, ел әйләнәсендә нинди җимеш теләсәләр дә, ашарга мөмкинлекләр бар.

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

«Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы Наил хәзрәт Йосыпов:

31 декабрь көнне мин ястү намазын укып кайтам да тугызда-унда без йокларга ятабыз инде. Аннан соң 2-8 нче гыйнвар көннәрендә гаилә белән ял итәбез, туганнарыбызга барабыз яки алар безгә киләләр. Каникуллар булгач балалар өйдә, эштә дә яллар, шуңа күрә очрашабыз, туганлык җепләрен ныгытабыз, гаилә һәм балалар белән вакыт үткәрәбез.

Чыршы куймыйбыз, аны һәрбер кеше үз теләге белән куя бит инде: кайбер кешеләрнең үскәндә үк чыршы кую гадәте булмый. Аннан соң хәзер балалар бик акыллылар. 90нчы елларда балаларны, «Кыш Бабай бүләк китерде» дип, алдап булса, хәзер аларны алдап булмый, шундук аңлап алалар.

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның шундый сүзләре бар иде: «Кыш Бабайны һәм башка персонажларны әкият буларак кабул итәргә һәм шулай аңлатырга кирәк балаларга».

«2025 елның 1 гыйнваре Һиҗри буенча Рәҗәб аеның беренче көне булып санала»

Габдрәхим Утыз Имәни исемендәге «Ал Таң» мәчете имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Җиһаншин:

2025 ел – Аллаһы Тәгаләнең бүләге, чөнки 1 гыйнварда Һиҗри буенча Рәҗәб аеның беренче көне булып санала. Рәҗәб – өч изге айның беренчесе. Рәҗәб аеның беренче җомгасында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әтисе Абдулла белән әнисе Әминә никах укыткан. Аннан соң 26-27 гыйнвар кичәләре – ул Мигъраҗ кичәләре.

Шуңа күрә Яңа ел төне һәм ялларда без гадәттәгечә яшибез: Коръән укыла, аннан соң без кардәшләребезгә, «1 гыйнварны, Яңа елны мәчеттә иртәнге намаз укып башлыйк», дип мөрәҗәгать иттек. Каникуллар вакытында балалар урамда уйныйлар, чаңгыда шуалар, мәчетләргә киләләр, дини гыйлем алалар.

Яңа ел ялларында бер-береңә кунакка йөрешүләр, хәләл табыннар оештыру, әрвахларга һәм исәннәргә дога кылу хәерле. Барлык башкарылган эш тә нияткә бәйле. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм, башка диндәгеләргә ошамас өчен, Уразалар тоткан. Без, мәсәлән, атнасына бер мәртәбә «Наташа» хосписына барабыз, анда авыручы әби-бабайларыбыз янына барып, аларның хәлләрен белеп, догалар кылып, көннәребезне үткәрәбез.

Ирек хәзрәт Җиһаншин

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин:

Бездә Яңа ел төнендә табын кору да, телевизор карау да юк, ул безнең өчен иң гади көн. Ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бәйрәм түгел, шуңа күрә ул көнне нәрсәдер эшләргә кирәк дигән киңәшләр юк.

Быел 1 гыйнвар – ул Һиҗри календаре буенча килүче Рәҗәб аеның беренче көненә туры килә, шуңа күрә Рәҗәб ае хөрмәтенә ул кичне догалар кылырга, намазлар укырга, ә бере көнне Уразага керергә була.

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх