На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Ингерман Ланская
    алё, копировщики!!! зачем тащить на МТ то, что НИКТО не читает и Никто даже не просматривает???«Әлеге җыр бөтен ...
  • Vlad Melikov
    Это что за тарабарщина?Росприроднадзор: ...
  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...

Татарстанда иң яхшы яшь комбайнчыны сайладылар

Татарстанда иң яхшы комбайнчылар бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Абсолют җиңүче булып Сарман районыннан Булат Сафин танылды. Икенче урынны Актаныш районыннан Фердинант Закирьянов алды. Өченче урында - Апас районыннан Илназ Закиров. Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Рекордлы ашлык» номинациясендә Чистай районыннан механизатор Сергей Ибраһимов җиңү яулады.

«Иң яхшы теоретик белемнәр» номинациясендә Балтач районыннан Ильяс Сәмигуллин җиңде.

«Иң яхшы практик белемнәр» номинациясендә Зәй районыннан Ислам Насыйбуллинга тиңнәр булмады.

Уракта иң яшь катнашучы Кайбыч муниципаль районыннан Булат Зиннуров булды.

Иң зур стаж Биектау районыннан Денис Лапаевта.

Узган ялларда Сарман районы мәдәният йортында яшь комбайнчыларның «Хезмәт кешесен данлыйбыз» 17 нче республика конкурсының финалы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Казан ДАУ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриев катнашты.

Быел конкурста беренче мәртәбә барлык 43 муниципаль районнан 2025 елгы урып-җыю кампаниясендә иң күп ашлык суктырган яшь комбайнчылар катнашты. Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе һәм Казан дәүләт аграр университеты ярдәмендә үткәрелә.

Марат Җәббаров, комбайнчыларның авыр хезмәте, эшкә җаваплы караулары нәтиҗәсендә республика тармакның барлык юнәлешләрендә дә тотрыклы үсешен саклый, диа ассызыклады.

«Комбайнчы һөнәре һәрвакыт мактаулы булып саналды һәм саналачак та! Сез дөрес юл сайлагансыз! Республикада авыл хуҗалыгы үсә бара, республика җитәкчелеге, федераль министрлык тарафыннан тармакка зур ярдәм күрсәтелә. Яңа технологияләр, техника, автоматлаштыру һәм цифрлаштыру ярдәмендә без алга барабыз, республиканы һәм тулаем илне азык-төлек белән тәэмин итүгә ирешәбез», - дип билгеләп узды министр.

Агросәнәгать комплексы өчен белгечләр әзерләргә һәм эшче һөнәрләрен популярлаштырырга «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты ярдәм итә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх