На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

AZAL авиакомпаниясе «Баку–Казань-Баку» рейсларын туктата

Азәрбәйҗанның AZAL авиакомпаниясе «Баку — Казань — Баку» маршруты буенча барлык рейсларны туктата. Авиакомпаниянең матбугат үзәге моны Казан аэропортының даими рәвештә ябылып торуы белән аңлата. (Казан аэропорты, Саратов шәһәренә дрон һөҗүмнәре булу сәбәпле, бүген дә ябылып торды). Авиакомпания пассажирларның имин булуы иң мөһим мәсьәлә булуы белән аңлата.

25 декабрьдә Азәрбәйҗан авиакомпаниясенең Баку-Грозный маршруты белән очкан самолеты Казахстанның Актау шәһәрендә һәлакәткә юлыкты. Очкычта 62 пассажир һәм экипаж әгъзаларыннан 5 кеше булган. Аларның 16сы – Россиядән, 37се – Азәрбәйҗаннан, 6сы – Казахстаннан, өчесе – Кыргызстаннан. 38 кеше һәлак булды. Росавиация җитәкчесе Дмитрий Ядров хәбәр итүенчә (РИА Новости), Грозныйга дроннар һөҗүме сәбәпле, очкыч аэропортка утыра алмаган. Ул көнне томан булган, командир Актау аэропортына очып киткән.

Азәрбәйҗан президенты Илһам Алиев очкычның һәлакәткә юлыгуында Россия вәкилләрен гаепләде һәм гаепләрен тануны, компенсация түләүне таләп итте. Җирле телеканалга интервьюсында ул очкычка җирдән атканнар дип белдерде. 28 декабрьдә Владимир Путин Алиевка шалтыратып, гафу үтенүен әйткән, дип хәбәр итте Россия мәгълүмат чаралары.

 

Ссылка на первоисточник
наверх