На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Тәнзилә һәм Айрат Гыйлемхановлар гаиләсеннән иван-чәй киптерү ысулы

Чыгышлары белән Биектау районыннан булган Казанда яшәүче Тәнзилә һәм Айрат Гыйлемхановлар гаиләсе иван-чәйне эре яфраклы һәм бөртекле (гранулированный) итеп тә ясаган.

«Иван-чәй (кырлыган) үләненең яфрагын җыярга, юарга һәм суын саркытырга. Аннары бурсырга (ферментацияләнергә) куярга. Моның өчен яфракның суы чыкканчы кул белән яхшылап уарга, кәстрүлгә тыгызлап тутырырга һәм өстенә авыр әйбер бастырып куярга кирәк.

Ул якынча 1,5 тәүлек тора. Яфраклар төсен үзгәртә, аннары аларны киптерергә куярга була», – дип сөйли гаилә башлыгы.

Чәйнең әйбәт итеп бурсыганлыгы тәменә карап билгеләнә: аннан чәчкә исе килеп тора. Бурсыту процессы озаккарак китсә, чәйдән силос исе килә башлый. Шуңа, тәмле чәчәк исе килә башлау белән үк, иван-чәйне киптерә башларга кирәк.

Искәрмә: иван-чәйне каты итеп эчәргә ярамый. Ул кан басымын төшерә. Шуна сыек кына ясап эчәргә кирәк!

Видеолар: Гыйлемхановлар гаиләсе архивыннан

 

Ссылка на первоисточник
наверх