На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

11 подписчиков

Свежие комментарии

Татарстанның атказанган артисты Зуля Камалова чыгышлары

«Интертат» Татарстанның атказанган артисты, Австралиядә яшәп иҗат иткән җырчы Зуля Камалованың төрле еллардагы чыгышларын туплады.

Татарстанның атказанган артисты, Австралиядә яшәп иҗат иткән җырчы Зуля Камалованың яман шеш авыруы белән көрәшүе хакында язган идек. Кызганычка, җырчы мәкерле авыруны җиңә алмады.

Кичә, 18 сентябрь көнне аның арабыздан мәңгелеккә китүе билгеле булды.

  • Австралиядә яшәүче җырчы Зуля Камалова рак белән авырый: «Китәргә туры килсә, китәчәкмен»
  • Яман шеш белән көрәшүче Зуля Камалованың апасы: «Сеңлем яшәргә тели»

  • Җырчы Зуля Камалова вафат булган

«Интертат» җырчының төрле еллардагы чыгышларын туплады.

2023 елның 22 октябре, Австралия.

«Әлеге мизгелне тотып алган өчен Диана Шәриповага рәхмәт. Вакытыбызны искиткеч итеп үткәрдек», – дип яза Зуля үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Зуляның әлеге чыгышы да шул ук концертыннан:

2 декабрь, 2022 ел.

«Сез әлеге егетләрне тыңлап кына карагыз әле. Супер текә музыкантлар. Чын күңелдән уйныйлар. Йолдыз Миннулина шигыре, көе – минеке», – дип язган булган җырчы түбәндәге видеоны куеп:

2019 ел, Казан. Зуля Камалованың Камал театрында куйган «Камалова Камалда» концерты:

4 июль, 2010 ел. Пермь өлкәсендә узган «Хәрәкәт» музыкаль фестивалендәге чыгышы:

Зуля Камалова: «Сибелә чәчем» җырын башкара. Халык җыры, Зуля Камалова һәм Никола Паров эшкәртмәсе.

Зуля Камалова «Төн озын». Зуля Камалова сүзләре һәм музыкасы.

Зуля Камалова «Ай, былбылым»:

Зуля Камалова «Бер алманы бишкә бүләек»:

Зуля Камалова Казанда. 11 декабрь, 2011 ел:

Зуля Камалованың 2018 елның 30 августында Казан Кремлендә «Tat Cult Fest» музыкаль фестивалендәге чыгышы:

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх