На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    На ГОСУДАРСТВЕННОМ (русском) ЯЗЫКЕ ГОВОРИ... Нам на "Х" не нужен твой  "худай-берды"...Намаз укымасаң, у...

«Ясалма мыек, бензопила һәм пистолетлар әзерләгән»: ир элеккеге сөйгәнен үтерергә теләгән

Саратов өлкәсеннән 59 яшьлек көнче ир элеккеге хатынын үтерү өчен тулы бер арсенал җыйган, әмма үз планнарын тормышка ашырганчы тоткарланган. Үтерү өчен, ир-ат пистолетлар, бензопила, көрәк һәм ясалма мыеклар әзерләгән, дип хәбәр итәләр Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсендә.

Бу хакта «Рен ТВ» сайты яза.

«Ул акрынлап кына утлы корал, аңа патроннар, шулай ук маскировка һәм конспирация максатыннан ясалма сакал һәм мыеклар, кул богавы, көрәк, бензопила һәм ПТСта күрсәтелгән мәгълүматларга туры килми торган автомобиль номерлары әзерләп куйган», – диелә ведомство хәбәрендә.

Барлык әйберләрен җыеп бетергәннән соң, ир-ат Ленинград өлкәсенә – элеккеге сөйгәне яшәгән урынга юл тоткан. Ир-атны Мәскәү өлкәсендәге Солнечногорск шәһәрендә М-11 «Нева» трассасының 58 нче чакрымында тоткарлаганнар.

Тикшерүчеләр ир-атның машинасын караган, шулай ук сорау алулар уздырган. Якын арада ир-атка гаепләү белдереләчәк һәм чик кую чарасы билгеләнәчәк.

Ссылка на первоисточник
наверх