На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Россиядәге бер мәктәпкә һөҗүм әзерләнү хәбәре килгән, балалар ишекләрне томалап утырган

Новосибирск шәһәрендәге 9нчы гимназиягә һөҗүм әзерләнүе турындагы хәбәрдән соң, мәктәптәге ишекләргә баррикада корганнар. Бу хакта «База» Телеграм-каналы яза.

Чыганак мәгълүматлары буенча, һөҗүм итү ихтималы турында хәбәрне бүген иртән гимназиянең биология укытучысына җибәрәләр – билгесез кеше укучыларны атып үтерү белән янаган.

Мәктәп хезмәткәрләре шундук хокук сакчыларын чакырган, укучыларны кабинетларга кертеп япкан, ишекләргә баррикада корганнар. Мәктәп янында хокук сакчыларыннан берничә наряд дежур тора, балалар кабинетларда утыра, аларны чыгармыйлар.

Төбәк хакимиятенә сылтама белән «РИА Новости» хәбәр иткәнчә, хокук саклау органнары гимназиядә тикшерү уздыра.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх