«Интертат» депутат булырга теләүче милләттәшебездән уй-хыялларын сорашты👇🏻
Милләттәшләребезне Татарстанга тартырга кирәк. Иҗтимагый оешмаларның роле турында әйтсәк, мәсьәләләрне югары яссылыкта күтәрергә тиешбез. Праймеризда катнашу, депутатлыкка тәкъдим ителүем белән югары даирәләрдә ул мәсьәләләрне күтәрә алачакмын…
Халык белән эшне дөрес алып бару, кануннар белән хәл итү көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Депутатлыкка узу уңай хәл ителгән очракта, шушы юнәлештә эшчәнлекне алып барырга исәплибез
Мине борчыган мәсьәләләр бик күп: милли мәгариф, мәдәният, фән, милләтара мөнәсәбәтләр – ул өлкәдә шактый тәҗрибәм бар.
Муниципалитетларда хәл ителмәгән сораулар бик күп. Мәсәлән, дәүләт программалары буенча тракторлар, техника бирәләр. Ә кирәк-яраклар белән тәэмин итү, трактористка хезмәт хакы түләү, ягулык, ремонт мәсьәләләрен уйламыйлар.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/praimerizga-terkalu-tamam-deputat-bulyrga-telaucelar-nindi-zakonnar-kerterga-teli-5866068
Свежие комментарии