Татарстанның Чаллы-Сарман юлында өч машина бәрелешкән, йөртүчеләрнең берсе һәлак булган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Фаҗига кичә кич була. Биредә 10 модельле «Лада» йөртүчесе идарәсен югалта, каршы як полосага чыга һәм Renault Sentos машинасына килеп керә. Аның белән 50 яшьлек ир-ат идарә иткән.
Аннары «Лада» тагын KIA Spectra машинасына килеп керә.
«Лада» йөртүчесе табиблар килгәнче үк үлә.
Тукай районы прокуроры Руслан Галиев сүзләренчә, Renault йөртүчесе имгәнә, икенче машина йөртүчесенә зыян килми, диелә хәбәрдә.
Свежие комментарии