На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Истанбулда Россия белән Украина арасындагы сөйләшүләр тәмамланды

Истанбулда Россия һәм Украина делегацияләре арасында сөйләшүләрнең икенче раунды тәмамланды. Сөйләшү бер сәгатьтән артык дәвам итте. Очрашу рус телендә узды. Бу хакта «РИА Новости» яза.

Әлегә делегацияләрнең чираттагы очрашуы буенча бернинди конкрет килешүләр юк. Очрашуда әсирләр белән алмашу турында фикер алышканнар, нәтиҗәләр рәсми рәвештә соңрак игълан ителәчәк.

Илнең лидерлары очрашу буенча конкрет фикерләр әлегә шулай ук юк, диелә хәбәрдә.

Россия делегациясе составы алдагы сөйләшүләрдәге кебек: Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский, Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы урынбасары Михаил Галузин, Россия Кораллы Көчләре Генштабының Баш разведка идарәсе башлыгы Игорь Костюков һәм оборона министры урынбасары Александр Фомин.

Украина делегациясен оборона министры Рөстәм Умеров җитәкләде.

  • Мәскәү һәм Киев вәкилләренең өч елга беренче очрашуы 16 майда Истанбулда узган иде.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх