На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

12 подписчиков

Свежие комментарии

Гөлинә Шәйхинең әтисе табылган

Журналист, шагыйрә Гөлинә Шәйхинең әтисе табылган!

«Әтине таптык бугай. Аллаһка шөкер. Чыгып киттек Әлмәткә. Үзен күрми берни әйтә алмыйм. Кемдер фермага эшкә керткән. Бөрбаш кешесе алып киткән.

Әти югалгач та авыл төркеменә: «Күрмәдегезме, Әлмәткә эшкә китүче кеше юкмы?»- дип сорап яздык. Беркем җавап бирмәде.

Розыск башлангач кына бүген «шунда күрдек, монда күрдек» диләр.

Миңа булышкан hәркайсыгызга олы рәхмәтем. Никадәр артист, подписчиклар булышты. Ду куптарып олы борчуымны уртак иткәнегез өчен Аллаһ зурласын сезне. Мең рәхмәт, кадерле кешеләрем», – дип яза Гөлинә сторисларында.

55 яшьлек Рафаэль абыйның кичә записка калдырып, өйдән чыгып китүе турында язган идек. Гөлинә әтисенең өлешчә хәтере булмавы турында әйтеп, социаль челтәрләрдә ярдәм сорады.

  • Шагыйрә Гөлинә Шәйхинең әтисе югалган: «Табарга булышыгыз, зинһар. Исән чагында»

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх