Ринат Рахматуллинның яшь хатыны Динараның бертуган энесе армиягә киткән. Яшь гаилә егетне озату мәҗлесенә кайткан.
«Минем яраткан энем! Бүген синең өчен яңа, җитди этап – армия башлана. Дөресен әйткәндә, күңелсез дә, борчулы да. Әмма, беренче чиратта, мин синең белән горурланам. Син көчле, акыллы, җаваплы, мин барысын да уза алачагыңа ышанам.
Бу – сынау гына түгел, бу – тормыш мәктәбе, һәм син аны лаеклы узчаксың. Исеңдә тот: сине өйдә яраталар, көтәләр.Без синең белән «этле-мәчеле» булсак та, бер-беребездән башка тора алмыйбыз. Бер елдан шушы составта очрашырга язсын! Мин сине яратам!» – ди артистның хатыны Динара, күз яшьләре аша.
Ринат Рахмутллин хатынына кулъяулык бирә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии