На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Күзеннән суалчаннар төшә». Бер ир-атның күзеннән 35 чебен личинкасы чыккан

Дагыстанда яшәүче ир-атның күзеннән табиблар 35 чебен личинкасы (опарыш) алган. Алар күзнең бер өлешен ашаган. Республика офтальмология хастаханәсе табиблары ир-атның күзен күрә торган итеп саклап кала алган. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Хастаханә Telegram-каналында хәбәр ителгәнчә, табиблар ир-атның күзеннән суалчаннар төшүен күреп ала һәм Республика офтальмология хастаханәсенә җибәрә.

«Биредә табиблар бригадасы ир-атның күзеннән 35ләп опарыш чыгара», – диелә хәбәрдә.

55 яшьлек бу ир-атның билгеле бер яши торган урыны юк. Аны хастаханәгә «ашыгыч ярдәм» китерә. Шуннан соң офтальмология үзәгенә озаталар.

«Чебен личинкалары 4 тән 12 мм га кадәр зурлыкта, алар күзнең мөгезен катламын, лайлалы тышчаның өске өлешен «ашап ята» диярлек. Анестезия ясап, без аларны күздән алдык, аннары органны инфекцияләргә каршы эшкәрттек», – дигән бүлек җитәкчесе Наида Гойтиева.

Табиблар ир-атның күзен саклап калган, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх