На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

Камал театрының матур җырлаучы актрисасы «Татарстанның атказанган артисты» булды

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының бик матур җырлаучы актрисасы, ай башында гына икенче тапкыр әни булган Гүзәл Гюльвердиевага «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелгән. Бу хактагы карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган. Театрның социаль челтәрдәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр ителә.

Актриса театр сәнгате үсешенә керткән өлеш өчен бүләкләнә.

«Гүзәлне театр исеменнән чын күңелдән котлыйбыз, горурланабыз һәм иҗади уңышлар телибез!» – диелгән хәбәрдә.

Гүзәл Гюльвердиева «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин) спектаклендә – Мәйсәрә, Малай, «Банкрот»та (Г.Камал) – Хәмди; «Авыл эте Акбай»да (Т.Миңнуллин) – Дүрткүз; «Галиябану» спектаклендә (М.Фәйзи) – Галиябану; «Бабайлар чуагы»нда (И.Зәйниев) – Алия һәм башка рольләре белән танылды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх