ТНВ телеканалында «Таяну тапшыруы»ның алып баручысы Луиза Закирова киткәннән соң, яңа алып баручы килгән. Ул – радио- һәм телетапшырулар алып баручы Айгөл Хәйруллина. Бу хакта ул үзе социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.
«Бу яңалык үземә дә зур яңалык булды. Аллага тапшырдык. Айваз Садыйров әйтмешли: килен төште бүген», – дип яза ул.
Шулай итеп тапшыруны алып баручы беренче пар – Айваз Садыйров белән Айгөл Хәйруллина булачак. Әлегә иенче пар алып баручылар турында хәбәр ителми.
Свежие комментарии