На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Башкортстан блогерын никахын гади генә рәсмиләштергән өчен тәнкыйтьләгәннәр

Хайваннар турында видеолар төшерергә яратучы Башкортстан блогеры Айдар Кәлимуллин сөйгәне Аделина белән никах укыткан иде. Шушы көннәрдә ул никахларын рәсмиләштерү турында видео куйды. Бу вакыйга 17 апрельдә булса да, блогер аны сер итеп саклаган.

Алар язылышырга гади генә киенеп, икесе генә килгәннәр.

Блогер видеода ак күлмәк кигән кәләш белән кияү егетен куйган һәм «нормаль кешеләр никахларын шулай терки» дип язган, аннары үзләрен күрсәткән.

Блогерны язылучылары кайвакыт аны сарайда гел бер киемдә эшләүдә дә гаепләп ала. Аларга тагын бер сәбәп булган.

«Гаилә институтының кыйммәтен төшерәләр. Көн саен киеп йөри торган гадәти киемнән килгәннәр һәм язылышканнар. Стильле образларда истәлеккә матур фотолар ясап булыр иде»;

«Әй, без болай гына барабыз да язылышабыз», – дип әйтүләрен ишеткән саен, кеше тормышындагы мөһим вакыйгага шундый мөнәсәбәт ачуны чыгара. Әгәр сезгә барыбер, сез юкка акча туздыру дип саныйсыз икән «гражданский брак» белән генә яшәгез, анда пошлина да түлисегез булмый, экономия», – дип язалар комментарийларда.

Шулай ук «без дә шулай гына язылыштык» дип язучылар да бар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх