На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Лия Шәмсина ире Артурга әти-әни булачакларын ничек хәбәр итүен күрсәтте

Музыкант Артур Маузер һәм җырчы Лия Шәмсиналарның тиздән әти-әни булачаклары турында язган идек. Лиянең сторисларыннан аңлашылганча, бәбинең дөньяга килеренә дә озак калмаган, ахры. Гаилә инде туачак сабыйга әйберләр алу белән дә мәшгуль.

Шушы көннәрдә Лия Шәмсина бәби көткәне турында иренә хәбәр иткән видео белән дә бүлеште.

Лия әллә нинди сюрпризлар оештырып тормаган. Артур каядыр барырга киенеп ятканда, ул ире янына кулына тест күтәреп килеп чыга. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Артур Лиянең бәби көткәнен инде чамалаганга охшап тора. Тестны күреп, ул: «Бармы?» – дип сорый. Аннан көлә-көлә: «Нигә видеога төшермисең?» – ди. Лия яшерен камерага төртеп күрсәтә. «Барысы да яхшы булачак, иншәаллаһ», – дип кочаклап ала Артур Лияне.

Әлеге яңалыкны Лия Артурга Гашыйклар көнендә әйткән. Дөрес, комментарийларда ул моның иренә бүләк буларак эшләнмәвен, бары тик шулай туры килүен сөйли.

«Артур шундый бәхетле. Исән-сау табып үстерергә язсын»;

«Бу хисләрне берни белән дә чагыштырып булмый. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән могҗиза», – дип язалар һәм яшь парны әлеге куанычлы вакыйга белән тәбрик итәләр дуслары.

 

Ссылка на первоисточник
наверх