На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Казанда шәҗәрәләр фестивале узды: Кишер чәеннән алып удмурт туена кадәр

8 июльдә Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасында «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - Тарихта без эзлебез» республика шәҗәрәләр фестиваленә йомгак ясалды. «Интертат» хәбәрчесе чарадан репортаж тәкъдим итә.

Быел шәҗәрәләр фестивале җиденче тапкыр оештырылды. Муниципаль этапта Татарстанның 40 районыннан 299 гаилә көч сынашкан, зона этабына 41 гаилә чыккан, ләкин финалга республиканың төрле районнарыннан төрле милләт вәкилләре булган 6 гаилә генә үтә алган.

Менә ул гаиләләр: Казаннан Әхәтов-Вахитовлар, Кайбыч районыннан Хәйбуллиннар, Актаныш районыннан Газизҗанов-Сабировлар, Мамадыш районыннан Никитиннар, Балык Бистәсе районыннан Бикметовлар һәм Сарман районыннан Хәлиуллиннар гаиләсе.

Тантана башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күп балалы гаиләләргә яңа автобус ачкычларын тапшырды. «Атлант» маркалы, 16 урынлы автобуска республиканың төрле районнарында яшәүче 6 гаилә ия булды. Аларның һәрберсе 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияли.

Арча районында яшәүче Сәфәргалиевлар гаиләсе башлыгы Илшат әлеге бүләкнең алар өчен бик кадерле булуын билгеләп узды.

«Бу безнең өчен бик мөһим бүләк. Әгәр дә элек каядыр бару өчен берничә рейс ясарга кирәк булса, хәзер без бергәләшеп бара алабыз. Гаиләбез белән республика районнарына сәяхәткә дә чыгарга уйлыйбыз», - диде ул.

Алты гаилә – алты тарих

Театр фойесында һәрбер гаилә үзенең күргәзмәсен әзерләгән. Анда аларның гаилә ядкәрләре дә, нәселдән-нәселгә күчеп килгән туй күлмәкләре дә, «фирменный» ризыклары да һәм гаилә шәҗәрәләре дә тәкъдим ителгән иде.

Беренчеләрдән булып кунакларны Казаннан Әхәтов-Вахитовлар гаиләсе каршы алды. «Без әби-бабаларыбыздан калган әйберләрне саклап яшибез», - дип, алар карт әбиләренең туй күлмәкләренә, бизәнү әйберләренә кадәр күрсәтте.

Чыгышы белән әлеге гаилә Пермь өлкәсеннән, һәм ирен татарлары булалар. Алар әлеге якта киң таралган берничә эчлектән җыелучы «Как-бәлеш»ен дә ясап күрсәттеләр, ә гаилә башлыгы шәҗәрәләре белән таныштырды. Ул 20 буынны берләштерә.

Әхәтов-Вахитовлар гаиләсе

Балык Бистәсе районыннан Бикметовлар гаиләсе күргәзмәсендә «экпонат» булып 98 яшьлек әби утыра иде, ә аның өстендә - үзеннән дә озаграк сакланган 135 еллык күлмәк. Әбигә күз тия күрмәсен, «Сөбханаллаһ» дип карагыз. Сәхнәдә чыгыш ясаганда гаилә башлыгы үзе дә: «Безнең гаиләбезнең ядкәре ул – ак әбиебез», - диде. Алар Дәүләт Советы Рәисен үзләре җитештергән кишер чәе белән дә сыйлады.

Бикметовлар нәселе

Актаныш районыннан килгән Газизҗанов-Салиховлар гаиләсенең нәселе XII гасырга барып тоташа. «Безнең нәсел кешеләре балта осталары, төзүчеләр, пыяла кисүчеләр һәм дин эшлеклеләре була», - дип сөйләде алар.

Иң мул әзерләнгән өстәл аларныкы булгандыр. Нәрсә генә юк иде табында: тутырмалар да, каз да, балык та, камыр ризыклары да, чәйләр дә, яшелчә белән җиләк-җимешләр дә. Фәрит Мөхәммәтшинне дә алар: «Абый, тамагыгыз ачкандыр, безнең өстәл артында авыз итеп алыгыз», - дип чакырдылар.

Газизҗанов-Салиховлар гаиләсе

Никитиннар гаиләсе Мамадыш районының Пойкино авылыннан килгән. Әлеге гаиләдә 200 еллык удмурт милли киемнәре саклана, алар Идел буе халыклары костюмнары каталогына да кергән. Сәхнәдә дә алар бик матур милли костюмнарда удмуртларның традицион туй йоласын күрсәтте. Шулай ук гаилә вәкилләре махсус хәрби операциядәге солдатларга гуманитар ярдәм илтү һәм югалган хәрбиләрне эзләү белән шөгыльләнә.

«Миңа әнием: «Килгән кунакны һәрвакыт корбан ителгән каз боткасы белән сыйларга кирәк», - дия торган иде», - дип ул кунакларны ботка белән авыз иттерде. Фәрит Мөхәммәтшин ботканы: «Бик тәмле», - дип бәяләде. Ышанабыз инде.

Никитиннар гаиләсе

Кайбыч районы Борындык авылында тәмле чәйләр ясыйлар, диделәр безгә. Алдагы гаилә дә нәкъ шуннан иде. Хәйбуллиннар кунакларны үләнле чәй белән сыйлап кына калмадылар, биреп тә җибәрделәр.

Хәйбуллиннар гаиләсе

Сарманнан килгән Хәлиуллиннар гаиләсендә әзерләнә торган ризык ул – «Туралы май». «Безгә аны пешерергә әби өйрәтте. Бүгенге көндә аны әле күпләр белми. Ул кызыл эремчеккә сары май кушып, шикәр комы өстәп кайнатыла. Бу – борынгы буыннарыбызның татлы ризыгы», - диде алар.

Сәхнәдәге чыгыш вакытында алар бабаларының аянычлы һәм тетрәндергеч үлеме турында сөйләде. Салимгәрәй бабайлары мулла була, шуның өчен 1918 елда ул һәм тагын 3 мулланы кызылармеецлар кулга алалар. Үзләреннән чокыр казытып, шул чокырга күмеп куялар аларны. Ләкин чокыр тирән булмаганлыктан бабайларының баш бармагы күренеп кала, туганнары аны шул бармактан таныйлар. Һәм кызылармеецлардан рөхсәт сорап, аны яңадан җирлиләр, ләкин шул ук урында гына җирләргә рөхсәт бирелә. Бүгенге көндә әлеге урын Мөслим районының Мәллә-Тамак авылы янында урнашкан, һәм ул «изгеләр кабере» дип атала.

Шуны да әйтергә кирәк: Хәлиулиннар нәселендә хәзерге вакытта 23 укытучы бар, алар меңләгән укучыга белем биргәннәр, ә аларның уртак педагогик стажы 600 елдан артып китә.

Хәлиуллиннар гаиләсе

Фестивальнең кульминацион өлеше - Камал театры сәхнәсендә һәрбер гаиләнең 10 минутлык чыгышы. Кунаклар удмурт туе күренешләре, кылыч белән сугышулар һәм һәрбер гаиләнең тарихы белән танышты.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Фестивальдә шулкадәр дулкынландым, бөтен тормышымны күз алдына китердем»

Бәйгедә беренче урынны Казаннан Әхәтов-Вахитовлар гаиләсе яулады. Алар төрле буыннар катнашында зур җырлы-биюле номер күрсәтте. Икенче урынга Кайбыч районыннан Хәйбуллиннар, өченче урынга Актаныш районыннан Газизҗанов-Сабировлар гаиләләре лаек булды.

«Гаиләдә гореф-гадәтләрне саклау» өчен дигән бүләк Мамадыш районыннан Никитиннарга, «Тынычлык гаиләсе» исеме Балык Бистәсе районыннан Бикметовларга, «Хезмәт династиясе» исеме Сарман районыннан Хәлиуллиннар гаиләсенә бирелде.

Һәрбер гаиләгә диплом һәм 100 меңнән башлап акчалата бүләкләрне Фәрит Мөхәммәтшин үзе тапшырды һәм фестивальнең милләтара дуслыкны ныгытудагы ролен искәртеп узды.

«Мин бүген фестивальдә шулкадәр дулкынландым, бөтен тормышымны күз алдына китердем һәм, сәхнәгә карап, күпмилләтле республика өчен горурланып, шатланып утырдым. 4 миллионлык Татарстанда 175 милләт халкы яши. Без сезнең белән бик бәхетле кешеләр: һәр милләткә үз телен, киемен, ризыкларын, гореф-гадәтләрен саклау, бәйрәмнәрен үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Бүгенге фестиваль әлеге байлыкны тагын да арттырырга ярдәм итә», - диде ул.

Шулай ук ул татар теле өчен дә горурлык хисе кичерүен әйтте, һәм чыгышын татар телендә генә ясады, ә кунаклардан моның өчен ачуланмауларын сорады.

«Мин татар телен әле өйрәнеп кенә киләм, чөнки 45 яшькә кадәр мин татарча сөйләшми идем. Рус авылында яшәдек, шунда белем алдык, ә Казанга килгәч депутатлар туган телне дә өйрәнергә мәҗбүр итте. «Бүгенге утырышны татар телендә, икенче дәүләт телендә алып барасың», - диләр, ә минем сүз байлыгы юк. Аллаһка шөкер, өйрәндем. Бүген сезнең алда да татарча чыгыш ясарга исәпләдем. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов миңа рәхмәт хатын биреп җибәрде. Монда русча язылган, мин аны тиз генә татарчага тәрҗемә итә алмыйм, әмма аның сүзләрен сезгә аңлатып бирергә тырыштым», - дип өстәде ул.

Соңыннан кунаклар алдында үзләре дә үрнәк гаиләләр булып торучы артистлар чыгыш ясады. Ул - Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова ире Фәрит Таишев һәм кызы Ләйлә белән, шулай ук Татарстанның атказанган артистлары Артур һәм Эльза Исламовлар, Салават Табаев һәм Айгөл Хәйри.

***

Менә шулай иң матур бәйрәмнәрнең берсе үтеп китте. Ләкин әлеге 10-15 минутлык чыгышлар үзләренә атналар, айлар буенча әзерлекне һәм дистәләгән гасырлык тарихны сыйдырган иде. Бер генә тамашачыны да тәкъдим ителгән чыгышлар битараф калдырмагандыр, аларның һәрберсе кабатланмас һәм тетрәндергеч иде!

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх