Татарстан Язучылар берлегендә яңа идарәнең беренче утырышы узды. Идарә утырышында хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтова да катнашты.
Язучылар берлегенең иске/яңа рәисе Ркаил Зәйдулла корылтайдан соң беренче Идарә утырышын уздырды һәм Идарә хозурына яңа урынбасарларын, Берлек остаханәләре җитәкчеләрен тәкъдим итте.
Залда аншлаг иде: Идарә әгъзаларының бөтенесе дә диярлек килгән. Хәер, Фирдүс Гыймалтдинов күренмәде.
Ә идарә чыннан да яшәргән. Хәер, яшьләрен кушып санагач, 58 яшь чыкты. Әйбәт яшь бит инде, пенсия яше дә түгел.
Берлек рәисенең иҗат буенча урынбасары итеп, шагыйрә һәм журналист Дания Нәгыйм тәкъдим ителде. Ул бу урында шагыйрә Илсөяр Иксанованы алыштыра. Илсөяр Иксанова Идарә әгъзасы булып кала.
Ркаил Зәйдулла: Илсөярнең китүендә минем катнашым юк, ул үзенең китү мәсьәләсендә мине 1 елга якын әзерләде. «Съездның нәтиҗәләре нинди булуына карамастан», – диде. Мин аңа берничә кат ялварып та карадым, тезләнеп тә...
Илсөяр Иксанова: Арттырма инде, Ркаил, андый хәлгә төшмәдек инде. Матур гына аңлаштык.
Ркаил Зәйдулла: Сүзне Илсөяргә рәхмәт әйтүдән башлыйбыз. Без аны чәчәкләр биреп озаттык инде. Чәчәккә дә саранлана, дип уйламагыз. Рәхмәт, Илсөяр, низагсыз-интригаларсыз эшләдек. Кешенең теләген хөрмәт итәргә кирәк. Син барыбер һәрвакыт безнең белән. Кем дә кем Дания Нәгыймне иҗат эшләре буенча урынбасар дип раслый – кул күтәрүегезне сорыйм. Дания, кил, утыр монда. (Ркаил Зәйдулланың сул ягына Дания Нәгыйм утырды).
Оештыру эшләре буенча урынбасар итеп музыкант һәм шагыйрь Ильяс Фәрхуллин билгеләнде.
Ркаил Зәйдулла: Оештыру эшләре буенча урынбасар Рифат Җамал иде. Ул да китте. Үз теләге белән. Аңа да рәхмәтләр әйттек...
Залдан тавыш: Ә чәчәкләр?
Газинур Морат: Ә чәчәкләрне ул үзе үстерә.
Ркаил Зәйдулла: Әйе, аккаунтларына да чәчәкләр куя ул. Сагынсагыз, шуларга карап сокланырсыз. Аның урынына музыкант һәм шагыйрь Ильяс Фәрхуллинны тәкъдим итәм. Теләче районының Җөри авылыннан. Кайсы Җөри әле?
Ильяс Фәрхуллин: Иске Җөри.
Ркаил Зәйдулла: Әйе, бик тарихи авыл. Ильясны кабул итегез! Ул – тар даирәләрдә киң танылган музыкант. Музыка да яза, бөтен уен коралларында уйный. Булдыклы егеткә охшап тора. Сорауларыгыз булса – бирегез! Башта сораулар бирәсеме, раслыйсымы?
Факил Сафин: Иң үзәккә үткән нәрсә – Чаллыдан җибәргән хатлар урынбасарга беркайчан да килеп җитмәде. Хәтта корылтайда тапшыру өчен Почет грамотасына дигән документлар да Мәдәният министрлыгына килеп җитмәде. Сораша башлагач, урынбасар: «Нигә кирәк соң ул аңа?» – диде. Шундый хәлләр булмасын иде алга таба, дип әйтүем.
Рүзәл Мөхәммәтшин: Без Ильяс белән бергә Дәрдемәнд кичәсен эшләгән идек. Ул беренче чиратта музыкаль бизәлеш өчен җавап бирде, оештыру мәсьәләре дә катнашты. Мин аны өметле шагыйрь дип тә беләм.
Ркаил Зәйдулла: Үзенчәлекле яза.
Рүзәл Мөхәммәшин: Безнең әдәбиятны яхшы белә торган егет. Мин аңа уңышлар телим. Булыр кебек аннан.
Рәдиф Гаташ: Дәрдемәнд кичәсендә бик матур катнашты. Бик матур итеп музыка коралларында уйнады. Мин аңа курай бүләк иттем. Әле өйдә тагын бер башкорт курае бар – анысын да бирермен...
Ркаил Зәйдулла: Рөстәм Маликов «башкорт курае дигән нәрсә юк» диде.
Рәдиф Гаташ: Ногай курае ул. Егет шәп, талантлы! Кәгазь эшләрен беләме егет – андый эшләр дә күп бит монда.
Ркаил Зәйдулла: Яшьләр белемле хәзер. «Ильяс Фәрхи буласыңмы?» – дигән идем, «Фәрхуллин булып калсын әлегә», – диде. Шигырьләре яшьләрчә, әлбәттә. Безнең янда өйрәнер дип уйлыйм.
Ркаил Зәйдулла тәкъдиме буенча, проза остаханәсен – Айгөл Әхмәтгалиева, поэзия остаханәсен – Рифат Сәлах, драматургия остаханәсен Гөлүсә Батталова җитәкләячәк.
Айгөл Әхмәтгалиева: «Минем кулдан килә торган эшме? Икенчедән, язучылар утырышларга киләме? Өченчедән, Чаллыда яшәгән килеш эшли алырмынмы икән? Мине ирем кич руль артында трассага чыгармый», – диебрәк «кәнфиләнеп» маташкан иде, «Айгөл, син алын, калганын карарбыз», – дип, ипләп кенә туктатты аны Берлекнең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин.
«Язучылар берлегенең башкаласы әкрен генә Чаллыга күчеп бара инде», – диде Ркаил Зәйдулла һәм: «Алып бара алмасаң, алыштырырбыз», – дип тынычландырып та куйды.
Ркаил Зәйдулла: Кем дә кем Айгөлне прозаның юлбашчысы дип расларга тели – кул күтәрегез. (Барысы да кул күтәреп раслагач, Айгөлгә). Син безнең болай да күренекле прозаик, хәзер инде рәсми рәвештә күренекле булдың. (залга) Дәвам итәбез. Яшәртергә кирәк, диләр бит, мин яшәртү ягында, ләкин аларны инде бик яшь дип тә әйтеп булмый...
Айгөл Әхмәтгалиева: Мине яшьләр исемлегенә кертүегез өчен рәхмәт! Бик сөендем.
Факил Сафин: Яшьлек 60 яшькә җитәчәк әле ул хәзер.
Ркаил Зәйдулла: Әйе-әйе, шулай бара инде ул әкрен генә... Шигърият остаханәсенә җитәкче итеп, Рифат Сәлахны тәкъдим итәм.
Рәдиф Гаташ: Әйбәт егет! Бик әйбәт егет!
Ркаил Зәйдулла: Сез аны беләсез. Кайсыдыр съездда рәис булырга да теләгән иде. Аның программасындагы бер пункт истә калган: «Язучыларны аракы эчүдән туктатам», – диде...
Рәдиф Гаташ: Шәп. Шәп...
Ркаил Зәйдулла: Хәзер аракы эчә торган кеше гомумән юк бугай.
Рәдиф Гаташ: Рифат остаханәнең мулласы булыр.
Ркаил Зәйдулла: Дәвам итәбез. Гөлүсә Әтнә театрында эшли...
Рифат Сәлах: Мине расламадыгыз әле.
Ркаил Зәйдулла: Кем дә кем Рифат Сәлахны шигърият остаханәсе җитәкчесе дип раслый – кулларыгызны күтәрегез (кулларны күтәрәләр). Гөлүсә, син Әтнә театрында әдәби бүлекне җитәклисеңме?
Гөлүсә Батталова: Мин – маркетинг буенча директор урынбасары. Миңа ышаныч күрсәтүегез өчен рәхмәт... Илгиз Зәйниев әйтмешли, 10-15 пьесаң Камал театрында куелмаган килеш үзеңне драматург дип атау...
Ркаил Зәйдулла: Алайса безнең драматурглар гомумән юк була түгелме?
Гөлүсә Батталова: Мин тәкъдим булгач ук: «Мин бу эшне сез теләгән дәрәҗәдә башкара алмасам, уңайсызланып тормассыз, йөземә бәреп әйтерсез: «Гөлүсә, синнән булмады, без сине алыштырабыз», – диярсез», – дидем...
Ркаил Зәйдулла: Анысына шикләнмә. Заманында мин дә драматургия остаханәсен җитәкләдем. Драматургларны җыю ул бәла – алдан әйтеп куям. Чөнки драматург – ул театр белән бәйле кеше. Без ул остаханәгә 3 кеше җыела идек: Ризван Хәмид, Мансур Гыйләҗев һәм мин. Өчәү җыелышып сөйләшә идек. Шуннан соң мин җитәкчелекне Мансур Гыйләҗевка тапшырдым. Драматургия секциясе алга таба да эшен шулай дәвам итте: өчәү җыелабыз. Бәлки, Гөлүсә даирәне киңәйтә алыр. Бүгенге драматургия турында сөйләшә алырбыз... Мансур белән минем кебек кенә булма инде.
Әдәби тәнкыйть остаханәсен алга таба да Әлфәт Закирҗанов җитәкләячәк. Балалар әдәбияты остаханәсе җитәкчесе итеп Рафис Корбан куелды. Рус теле әдәбияты остаханәсендә шулай ук Ольга Иванова кала.
Ркаил Зәйдулла: Рафис Корбан – балалар әдәбиятында бик хөрмәтле кеше, һәм күп кенә балалар өчен язучы язучылар аннан куркып тора, дөресен әйткәндә. Балалар әдәбияты буенча миңа да әйткәне бар: «Пүчтәк язасың», – дип. Дөрес сүзгә җавап юк. Кем дә кем Рафис Корбанны раслый – кул күтәрегез. Дәвам итәбез. Әдәби тәнкыйть юнәлешендә эшлисе эшләребез күп. Китаплар чыга, кеше аның чыкканын белми дә кала. Чөнки рецензияләр язу юк. Менә шуны оештырып җибәрәсе иде. Әдәби тәнкыйть юбилей уңаеннан мәдхияләргә яки фәнниләштерелгән мәкаләләргә кайтып кала. Рецензияләр, китапларга бәяләмәләр җитми. Безнең Әдәби тәнкыйть остаханәсе начар эшләмәде. Әлфәт Закирҗанов остаханәне җитәкләвен дәвам итсен, дип тәкъдим итәм. Әлфәт – ул бик актив кеше.
Рәдиф Гаташ: Тәнкыйтьне бастырырга мәйдан кирәк безгә. Бик азайды мәйдан. Бик азайды. «Казан утлары» гына калды. «Мәдәни җомга» андый нәрсәне бирми башлады.
Ркаил Зәйдулла: Аларның хәзер башка концепция. Кем дә кем Әлфәт Закирҗановны калдырырга ди – раславыгызны сорыйм.
Чиратта – Кабул итү комиссиясен билгеләү. Ягъни, Берлеккә кабул ителәсе язучылар шушы комиссиянең «нечкә иләге» аша уза. Берлекнең үткән идарәдәге Кабул итү комиссиясе эшчәнлеген Ркаил Зәйдулла уңай бәяләде һәм зур үзгәрешләр кертүне кирәк тапмавын әйтте. Зиннур Мансуров, Хәбир Ибраһим, Галимҗан Гыйльманов, Нәбирә Гыйматдинова, Әхәт Мушинский командасына Берлекнең иҗат эшләре буенча урынбасары Дания Нәгыйм генә өстәлде. Командадан Газинур Морат алынган. Чөнки, беренчедән, аның болай да эше күп, ди, икенчедән, аны Идарә Президиумына сайладылар.
Устав буенча Берлек идарәсенең Президиумы булырга тиеш икән. Кызык – ул Президиумның нишләргә тиешлеген беркем дә белми. Тиеш булгач сайладылар инде. Тәнкыйтьләргә теләүчеләр, Уставта язылган бозылган – Президиум юк, дип әйтмәсеннәр өчен булса да.
Ркаил Зәйдулла: Газинур эшен киметкән саен миңа рәхмәт укый. «Мин монда эшләмәскә килгән идем», – дисә дә, эше күп аның, ул безнең нәшрият җитәкчесе дә, редакторы да, консультант та.
Рәдиф Гаташ: Президиум булганын мин, мәсәлән, белмим. Бар идеме икән?
Зиннур Мансуров: Ашарга сорамый, әйдә, булсын!
Рәдиф Гаташ: Мин дә яклыйм. Булуын гына хәтерләмим.
Ркаил Зәйдулла: Тиз генә җыелып алырга кирәк булганда, киңәш өчен булсын, әйдә. Зиннур Мансуров: «Син киңәшергә яратмыйсың», – дисә дә, мин – иң киңәшә торган кешеләрнең берсе. Президиумга Ркаил Зәйдулла, Дания Нәгыйм, Әхәт Мушинский, Зиннур Мансуров, Газинур Морат сайлана. Моны Аксакаллар шурасы дисәк тә буладыр... булмый икән, Дания бар.
Рәдиф Гаташ: Яхшы исемнәр. Кирәк әйбер.
Ркаил Зәйдулла: Каршылар юкмы? Минем җитешмәгән якларым булса, әйтегез. Мин тәнкыйтькә бик нык әзер кеше, нык чарландым. Көн тәртибенең беренче өлеше тәмам. Ә, юк икән әле, без Чаллы һәм Әлмәт бүлеге җитәкчеләрен расларга тиеш.
Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе итеп – Факил Сафин, Әлмәт бүлеге җитәкчесе итеп Равил Сабыр сайланды. Аларны да каршыларсыз гына расладылар.
Бүлекчә җитәкчеләренең статуслары турындагы сорау яңгырагач: «Факил Сафин – минем урынбасар. Равил Сабыр озаграк эшләсә, һәм сакалы да агарып китсә, ул да булыр», – дип җавап бирде Ркаил Зәйдулла.
Алга таба язучылар 26 апрельдә булачак Шигырь бәйрәме темасына фикерләштеләр. Урын үзгәрү мәсьәләсендә язучылар белән дә, аның идарәсе белән дә, президиумы белән дә киңәш-табыш итү каралмаган иде. 26 апрельдәге бәйрәм чараларын үткәрү буенча киңәшмәдә ишеткәннәрен Дания Нәгыйм мәгълүмат өчен укып кына чыкты.
«Тукай һәйкәленә чәчәк куярга кирәк. Кисәк кенә калдырып китү әйбәт түгел», – дип тәкъдим итте Факил Сафин. «Егетләр, борчылмагыз әле, Шигырь кичәсе алга таба үз урынына да кайтырга мөмкин, быел яңа театр бинасы ачылгач, аның янында үткәрәселәре килә. Үткәреп карыйк. Иртән Тукайга барып чәчәкләр куярбыз. Теләгән кеше 10нарда Берлеккә килсен», – дип тынычландырды Ркаил Зәйдулла.
Зиннур Мансуров Шигырь бәйрәме турында хәбәрнең начар таратылуын, шунлыктан халыкның соңгы елларда азрак килә башлавына борчылу белдерде. Моны ул башлану вакыты үзгәреп торуга да бәйләде. Быелгы яңа урында да бу проблема чыгачак, дип фаразлады. Чөнки транспорт мәсьәләсе катлаулы.
Алга таба язучылар, Тукай туган көне уңаеннан, Балтачка, Кырлайга бару мәсьәләләрен карадылар да тагын Берлек мәсьәләләренә кайтып төштеләр.
Ркаил Зәйдулла: Көн тәртибенең «Төрлесеннән» өлешенә килеп җиттек. «Съезд нәтиҗәләре» дигән идек, сөйлә, Әлфәт!
Әлфәт Закирҗанов: Хөрмәтле җәмәгать, минем бер мәсьәләгә игътибар юнәлтәсем килгән иде. Корылтайдан соң әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова мөнәсәбәтен белдерде. Ул мәкалә «Интертат»та һәм «Мәдәни җомга»да басылып чыкты. Без Миләүшә ханым белән 10 ел бергә эшләдек, аралашып торабыз. Булдыклылыгын да, рус әдәбияты аша татар әдәбиятына килүен дә беләбез. Әмма соңгы вакыттагы кайбер язмаларын кабул итә алмыйм. Бу язмасын гаделсез, субъектив караш дип саныйм. Анда язучылар эшчәнлеге турында бер генә дә уңай фикер юк. Мин моны пычрак ату дип бәялим. «Мәдәни җомга» кебек әдәбиятның йөзен күрсәтә торган газетада бу мәкаләнең басылуын дөрес дип санамыйм.
Ркаил Зәйдулла: Әйе, «Мәдәни җомга» Алсу Зәйдуллина дигән тәрҗемәчедән тәрҗемә иттереп чыгарган
Зиннур Мансуров: «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Ләбиб Лерон чыгышында – нигездә 50 ел әйләнештә йөргән тәкъдимнәр. Ул тәкъдимнәрнең күбесе тормышка ашкан.
Ркаил Зәйдулла: Мин бу теманы тагын күпертеп, җавап бирергә кирәк дип уйламыйм.
Алга таба язучылар татар матбугатының аянычлы хәле турында фикер алыштылар. «Мәдәни җомга»дан башланган сүз «Идел» журналына барып тоташты. «Туксанынчы еллардагы «Идел»не сагынып, утырып елыйсы гына калды. Туксанынчы еллар журналының 5 проценты да калмады», – диде алар. «Ялкын», «Сабантуй» журналлары турында да фикер алышып, тема озакка сузылгач, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең җитәкчесе киңәшчесе, халык шагыйре, 58 ел идарә әгъзасы булган Равил Фәйзуллин сүз алды.
Равил Фәйзуллин: Яңа идарәнең беренче утырышы бу. Монда бик күңелле кешеләр утыра. Шундый составтагы идарә булганы юк иде. Өмет уята торган яңа йөзләр! Без хәзер бик авыр теманы күтәрдек – «Татмедиа»да эшләгәч, миңа бик таныш тема. Укымыйлар бит, язылмыйлар – андагы җитәкчеләргә дә бик кыен. Гаҗәп кыен. Нишләргә белмибез. Бөтенесе Интернетка күчте. Ярый әле, Хөкүмәт акча бирә. Газет-журналга 300 язылучы гына булса, туктатачаклар... Мәсьәлә бик зур. Балалар матбугаты буенча теманы уртага салып сөйләшергә кирәктер, бәлки. Бүтән остаханәләр дә шундый түгәрәк өстәлләр ясый ала. Беркөнне Алмаз Хәмзин белән Хәбир Ибраһим катнашында матур концерт булды. Залга карасаң, анда ничә яшь кеше булды икән? Мин урынбасарлар Дания белән Ильяска зур өметләр баглыйм. Безнең бу съездның төп мәгънәсе – идарәне яшәртә алдык. Бу идарәгә яшьләр килде, һәм алар эшләргә тиеш дип уйлыйм. Бу Берлекне алар үз йортлары итеп кабул итсеннәр иде. Сез бу бинага җан өрергә тиеш. Без сезгә өметләнәбез!
Ркаил Зәйдулла: Хәзер...
Факил Сафин: Туктале, мин әйтәм. Кичә Чаллы театрында Рүзәл Мөхәммәтшин шигърияте буенча бик кызыклы «Мин кем әле?» дигән моноспектакль булды. Кече зал шыгрым тулы. Соңыннан бик озак фикер алышулар барды. Безнең әллә нинди мөмкинлекләребез бар – эшләргә генә кирәк.
Ркаил Зәйдулла: Күпме генә тәнкыйтьләмәсеннәр, яла якмасыннар – алга китеш бар. Кызыксынган яшьләр белән эшлибез инде. Ильяс, синең картларга сүзең юкмы?
Факил Сафин: Карт-корыга...
Рүзәл Мөхәммәтшин: Өлкәннәргә, диген инде...
Ильяс Фәрхуллин: Яшьләр әдәбиятны да, язучыларны да белми, дигән сүзләр булды. Минем дә белемем саерактыр. Алга таба сезнең белән киңәшеп эшләргә теләр идем. Берлекне аудиовизуаль юнәлештә дә үстерәсе килә. Музыкант булырак, өлкән буын белән эшләргә тырышып караганым булды, әмма алар башта фикерләрен әйтсә дә, аннары ябылалар. Монда да шулай булмасын иде. Без бергәләп эзләнер идек, төрле юнәлешләрне карап, уңышлысын кулланыр иде. Язучылар безнең тәкъдимнәргә ябык булмасыннар иде.
Фикер алышу шул юнәлештә дәвам итте һәм азактан фотога төшү белән тәмамланды.
Хәерле сәгатьтә!
Свежие комментарии