На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Кояш нурлары күзләре нинди төстә булган кешеләр өчен аеруча куркыныч?

Тиренең фототипларына карап, рак куркынычы төрле дәрәҗәдә була. Аның барлык төрләрен дә кояшта артык күп кызыну китереп чыгара. Бу хакта медицина фәннәре кандидаты, академик Б.В. Петровский исемендәге РНЦХның гомуми онкология һәм реконструктив-пластическ хирургия бүлеге мөдире Елена Батухтина сөйләде, дип яза «Аргументы и факты» газетасы.

«Кояш нурларында берничә куркыныч сектор бар. Беренчесе, ультрашәмәхә В диапазоны (UVB) – ул күзәнәкләрне шундук зарарлый, һәм ультрашәмәхә А (UVA) диапазоны – монысы акрын (туплана торган) кумулятив нәтиҗәгә ия һәм, кояшта пешеп берничә еллар узгач, яман шеш (аеруча балаларда) китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә, кояшта озак вакыт уздырган кешеләр, шулай ук кайчан да булса кояшта пешкән кешеләр һәрвакыт уяу булырга тиеш», – дип сөйләгән Елена Батухтина.

Тиренең фототипларына карап, рак куркынычы төрле дәрәҗәдә була. Аксыл тиреле, сипкелле, аксыл яки җирән чәчле һәм ачык төстәге күзле кешеләр өчен кояшта кызыну аеруча зыянлы. Иң яхшысы аларга туры кояш нурлары астында йөрмәскә һәм кояштан саклану өчен максималь чаралар кулланырга кирәк. Кара кучкыл, кара чәчле кешеләр кояш агрессиясен җиңелрәк кичерә, аларның ферментатив активлыгы тирене саклый торган матдәләр эшләп чыгара. Әмма аларга бөтенләй куркыныч янамый дип уйлау да зур хата, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.

com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх