На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Кибеттәге кебек йөземле кекс рецепты

Кулинария, буфетларда тәкъдим ителә торган йөземле кексны тагын да тәмлерәк итеп өйдә пешерергә мөмкин.

Камыр өчен кирәк: 3 йомырка, 170 г ак май, 170 г шикәр комы, 170 г йөзем, 220-250 г он, 1 чәй кашыгы ванильле шикәр, ярты чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 1 чеметем тоз, 1 аш кашыгы шикәр оны.

Йөземне ярты сәгать җылы суда тотарга, аннары кипшетеп, 1-2 аш кашыгы онда әвәләп алырга.

Камыр ясаганда, иң элек, йомыркаларны бер чеметем тоз белән болгатып куярга. Шуннан соң аерым савытта йомшак ак майны шикәр комы һәм ванильле шикәр белән бутарга. Әлеге массага аз-азлап йомырканы өстәргә. Аннары йөземне кушарга. Соңыннан он һәм камыр көпшәкләндергеч салып бутарга.

Табаны яки ипи формасын майларга, пергамент җәяргә. Камырны формага бушатырга, өстендә уртадан буйдан-буйга пычак яки кашык белән 1-2 сантиметр тирәнлектә буразна сызарга.

170 градуска кадәр кызган газ мичендә 1-1,5 сәгать тирәсе пешерергә. Камырның эче пешкәнен шырпы кебек таякчык белән төртеп карап тикшерергә кирәк.

Кекс суынгач, өстен шикәр оны сибеп бизәргә. Табынга кисәкләргә бүлеп чыгарырга.

 

Ссылка на первоисточник
наверх