На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Махсус операциядә һәлак булган контрактникның тол хатыны иренең дустына кияүгә чыккан

Рязань ЗАГСы җитәкчесе Елена Сорокина «матур мәхәббәт тарихы» белән бүлешә. Ул ВКонтакте челтәрендә язганча, махсус операциядә һәлак булган контрактникның тол хатыны хәрбинең хезмәттәшенә – Рязань югары хәрби-десант команда училищесы курсантына кияүгә чыкккан.

Владислав белән Полина беренче тапкыр Новосибирскида очраша.

Аларны Полинаның ире таныштыра, ул Владиславның хезмәттәше була. «Полина шунда ук егетнең күңеленә керә, әмма ул сүз катарга базмый, чөнки ул аның дустының хатыны була», дип хәбәр итә Сорокина.

«Аннары куркыныч хәл була – Полинаның ире һәлак була. Тол хатын иң беренче итеп бу хакта Влаидславка хәбәр итә – дөресме-юкмы икәнен белешә, нишләргә икәнен сорый. Влад хатынга ярдәмгә килә – теләктәшлек күрсәтә, тынычландыра, ярдәм итә», – дип язган Елена Сорокина.

Соңрак Владислав Рязаньга килә һәм десант училищесына укырга керә. Алар телефоннан һәм социаль челтәрләрдән аралашуны дәвам итәләр. Аннары Владислав Полинага бергә булырга тәкъдим итә, һәм ул, 4000 километр юл үтеп, Рязаньга килә һәм алар өйләнешәләр.

 

Ссылка на первоисточник
наверх