На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Күп балалы гаиләдә фаҗига: Чистайда 9 яшьлек кыз һәлак булган

Чистай районында Кубас авылында янгында 9 яшьлек кыз бала һәлак. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Фаҗига булган өйдә күп балалы гаилә яши. Янгын сүндерүчеләр килгәнче ир белән хатын 1 һәм 12 яшьлек улларын уттан алып чыга.

Янгын хәрабәләрен актарганда 9 яшьлек кыз мәете табыла.

Ачыкланганча, әти кеше хатынын һәм 2 баласын янгыннан чыгаргач, кабат өйгә керә алмый инде, аны төтен баскан була.

Якынча версия буенча, ут тәмәке тартканда саксызлык аркасында килеп чыккан.

Әни кеше сүзләренчә, ул гадәттә өйдә яки веранда янында тәмәке тарта. Ләкин кичә верандада тәмәке тартканмы-юкмы икәнен хәтерләми.

Янгын сүндерүчеләр ачыклаганча, өйнең нәкъ менә веранда өлеше күбәк янган.

Җинаять эше ачылган.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх