На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

14 подписчиков

Свежие комментарии

  • Андрей
    2012 жылы Қазақстанда сейсмикалық мониторингті екі ұйым: Қазақстан Республикасы Білім және ғылым министрлігінің Сейсм...Узып баручы поезд...
  • Vladimir Bogdanov
    Это что за страничка? Для мигрантов? Для кого? Или это страничка для сепаратистов?Алсу Фаракшинаның...
  • Александр Хироников
    А почему нет перевода на русский язык?Атка печән салучы...

Гөлия Вәлиәхмәтова күкрәгенә операция ясаткан

Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова, имплантлар куйдырмыйча гына, күкрәген күтәртү буенча операция ясаткан. Ул сәламәтлеген Мәскәүнең бер шәхси клиникасында эшләүче, чыгышы белән Башкортстан якларыннан булган табибка ышанып тапшырган.

Гөлия операциянең уңышлы узуын, үзен яхшы хис итүен әйтеп, «подписчик»лары белән элемтәгә чыкты

«Операция алдыннан хирург палатама килде. Кирәкле сызымнарны сызды. Шулай ук палатага УЗИ аппараты алып килделәр.

Казанда вакытта бер күкрәгемдә тыгызланып торган урын тапканнар иде. Аны алып ташларга кирәк булачагын әйттеләр. Хирург башта үзе дә УЗИ аша карады да, аны операция вакытында алып атты.

Операция 3-4 сәгать дәвам итте. Аннан мин ярты көн буе йокладым, аппетитым да булмады. Әмма миңа барыбер кичке аш алып килделәр. Монда бик тәмле ашаталар, палата бик яхшы, кондиционер да бар.

Әлегә күкрәкләрем шешеп тора. Тик мин үземне яхшы хис итәм. Күңелем генә болгана, ризыкның тәмле исләре килеп торса да, ашарга куркам.

Миңа битараф булмаган, хәлемне белешеп торган, уңышлар теләгән һәммәгезгә рәхмәт», – дип сөйләгән Гөлия блогында.

Блогерны инде бүген үк хастаханәдән чыгарырга тиешләр.

Гөлия Вәлиәхмәтова моннан бер ел элек ашказанын кечерәйтү буенча операция ясаткан иде инде.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх