На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Рязань өлкәсендә 60 тонналы тимер юл күперен урлаганнар

Рязань өлкәсендә яшәүчеләр 60 тонналы тимер юл күперен законсыз рәвештә сүткәннәр, дип хәбәр итә җирле матбугат чаралары. Полиция тикшерү үткәрә. Бу хакта «РБК» басмасы яза.

Фото: © rbc.ru/Светлана Коновалова / «Рязанские новости»

«Гамәлдә булмаган күперне сүтү эше буенча полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәрә.

Килеп чыккан хәлнең сәбәпләре ачыклана», – дип хәбәр иттеләр «РБК» басмасына Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсе матбугат хезмәтендә.

Рязань өлкәсендәге Скопинода тимер юл күпере урлануы турында кичә билгеле булды, дип хокук яклаучы Светлана Коноваловага сылтама белән «Рязанские новости» хәбәр итә.

Фото: © rbc.ru/Светлана Коновалова / «Рязанские новости»

Басма мәгълүматларына караганда, күпер «Скопинское ППЖТ» АҖ предприятиесе тарафыннан хосусыйлаштырылган булган. Әмма күперне кискән һәм сүткән кешеләр күпернең беркемнеке дә түгел дигән документлар табуын белдерделәр.

Коновалова әйтүенчә, каршы яклар бер-берсе белән таныш һәм килешергә тырышканнар, ләкин барып чыкмаган. Предприятие хуҗасы полициягә гариза язган инде.

Baza телеграм-каналы хәбәр итүенчә, күпернең берникадәр өлешен Рязаньдагы металл кабул итү пунктларында тапканнар. Коновалова Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга күперне кисүчеләрне табып, җәза бирү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Mash телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, күпер катнаш азык заводыныкы булган. Милекче зыянны 300 млн сум дип бәяләгән. Хәзер «Аеруча зур күләмдә урлау» һәм «Ваемсызлык» маддәләре буенча җинаять эшләре ачу мәсьәләсе хәл ителә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх