На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Виктор Чемисов
    Уж скоро и новости Нам будут на киргизском языке писатьБайлангар авылына...
  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...

«Ятим ике сабый...»: Рүзәл Минһаҗевның бергә уйнап үскән дусты махсус операциядә һәлак

Мөслимдә туып-үскән Азат Багауовны соңгы юлга озатканнар. Ул махсус хәрби операциядә һәлак булган. Бу хакта шагыйрь, Рүзәл Минһаҗев хәбәр итә.

«Хөрмәтле, дуслар! Тагын кайгы килде инде безгә. Йөрәк әрни. Мобилизациягә эләккән Мөслим егете, бергә уйнап үскән Азатыбызны югалттык. Башыннан ук бик авыр юнәлештә - 430 полкта булды.

Авыр югалту. Якыннарының, туганнарының кайгыларын уртаклашабыз», – дип белдерә хәрбиләргә һәрдаим булышып, махсус хәрби операция зонасына ярдәм илтүче Рүзәл Минһаҗев.

Рүзәл дустына шигырь багышлаган.

Мөслимемнең син батыры булдың, Матур итеп калды эзләрең... Син тормышның нурын күрә белдең, Кысып-кысып кына күзләрең...

Кайта идең Метрәй якларына, Мөнир абыйларга кунакка.... Балачакта футбол тибә идек, Туплар оча иде еракка...

Мәгарифтә калды синең сукмак, Балаларга гыйлем өләшеп. Барсының да кердең йөрәгенә, Тыныч итеп кенә сөйләшеп.

"Гөрләтәбез әле тормышларны, Без бит әле һаман яшь", – дидең. Тик язмыштан узып булмады шул, Яу кырында калды яшьлегең...

"Рүзәл дустым, шушы матай белән, Кайтам", дидең җиңү таңында. Тик кайтмадың... Ятим ике сабый, Һәм тол калды сөйгән ярың да...

Шушы утлы яуның кырларында, Егетләрне күпме югалттым. Мөслимемнең нурын алып киттең, Хуш, бәхил бул дустым, Азатым...

Күздән тама бүген - канлы яшьләр, Соңгы юлга сине озаттым... «Оныт» димә, безгә рәнҗеп китмә, Хуш бәхил бул "Бага" - Азатым...

03.04.25. Дустың Рүзәл.

 

Ссылка на первоисточник
наверх