На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошел на Х... И не лезь в ЭКРАН. Всё равно к тебе никто не пойдет...Сөяк мие доноры б...
  • Vadim Russ
    Плохо что ли 1 числа?Салават Фәтхетдин...
  • Галина Соколова
    А перевод!?Җир һәм мөлкәт мө...

Украина аша Европага газ сату туктала

Украинаның «Газпром» белән килешүне озайтмаячагы, Россия газы транзитын туктатачагы алдан ук билгеле иде – бу хакта рәсми Киев берничә тапкыр белдерде. Туры элемтә вакытында бу хакта Владимир Путин да әйтте. «Без моны күтәрә алабыз, «Газпром» да исән кала», – диде президент. Путин әйтүенчә, газ транзитын туктату – Украина инициативасы.

Россия газын торбалар аша үткәргән өчен Украина ел саен $700–800 млн сум акча эшләгән. «Бу безнең проблема түгел, Украина Европа кулланучыларына безнең газны өзде», – диде Путин.

Шулай да, соң чиктә бу килешү озайтылыр дигән өмет тә бар иде ахыры. Мәсәлән, Россия хөкүмәте карамагындагы Финанс университеты белгече Игорь Юшков транзит турында килешүне туктатмау ул газны туктату түгел, дигән фикер әйткән иде – имеш, килешү булмаса да, торбалардан газ кудыру туктатылмаячак. Әмма хәзер «Газпром» 1 гыйнварга газ кудыру буенча заявка бөтенләй булмавын әйтә – торба бушап калачак дигән сүз.

31 декабрьдә «Суджа» станциясе аша газ үткән, бу – «Нафтогаз Украина» белән килешүнең соңгы көне. Европа берлеге шулай ук газны Украина аша кабул итмәскә әзер булуын әйткән.

«Газпром» былтыр Украина аша 15,5 миллиард кубометр газ саткан, бу Европа Берлеге куллана торган газның 4,5 проценты. Бу маршрут буенча газны Молдавия, Словакия, Австрия, Италия, Чехия сатып алган. РИА Новости фаразынча, Россия газын алуны туктау бу илләрдә бәяләр артуга китерәчәк. Украина торбаны япкач, бердәнбер чыганак – «Балкан агымы» кала, аның аша бу илләр «Төркия агымы» аша газ алырга мөмкин. Бу маршрут буенча Россия елына 14-15 миллиард кубометр газ сата, аны Румыния, Греция, Төньяк Македония, Сербия, Босния һәм Герцеговина, Венгрия ала.

Украина килешүне туктатуны «бу Россияне баету» дип атавын әйткән.

Россиянең Украина аша газ сатуы беркайчан да гади генә булмады. Россия Украинаны бәяләрне арттыруда, урлашуда даими гаепләп килде. Украинага бәйлелекне киметү өчен башка газүткәргечләр салынды, алар өчен күп көч сарыф ителде, зур акчалар түгелде. Әмма махсус операция башлангач, Европа илләре белән мөнәсәбәтләр бозылды һәм «Газпром» барыбер газны Европага сата алмый башлады. 2025 елга кадәр Украина аша газ сатыла иде әле, хәзер – юк.

«Газпром» €6 млрд табышын югалта. Кытайга яңа газүткәргеч төзү идеясе бар, әмма ул төзелгәнче әле озак еллар узачак. «Коммерсантъ» фаразынча, Европа Берлеген югалткан «Газпром» табышны эчке базардан алырга омтылачак. Гади генә итеп әйткәндә, газга бәя күтәреләчәк.

«Газпром» беркайчан да 2022 елга кадәрге күләмдә газ сата алмаячак, дип фаразлый «Коммерсантъ». Европа Берлеге Россиядән газ сатып алмаска җайлашкан, әйе, бәяләр күтәрелә, әмма алар моңа әзер. Иң авыры 2022 ел булган, хәзер инде алар күнеккән.

«Газпром» соңгы 20 елда беренче тапкыр табышсыз эшләвен белдерде. Директорлар советында Үзәк Азия илләренә газ сату артачагы әйтелгән иде, әмма бу илләр Европа Берлеге сатып алган кадәр газ алмый. «Газпром» Европа Берлегенә газны Төркия аша сатарга тырышачак, дип фаразлый белгечләр.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх