Узган ялларда Казанның Киров районында Баруди урамында алабай бер малайга ташланган. Бу хакта «Жизнь Татарстана» Телеграм-каналы яза.
Малай үзенең шпиц токымлы кечкенә эте белән урамда йөргәндә шәхси йортлар арасыннан ак төстәге алабай килеп чыга һәм кечкенә эткә ташлана. Бала этен якларга тырыша, бары тки ярдәмгә килгән ике егет кенә алабайны куркытып, куып җибәргән.
Җирле халык сүзләренчә, бу алабай хуҗасыз һәм берничә мәртәбә һөҗүм иткән инде.
Свежие комментарии