На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

4 подписчика

Свежие комментарии

• рщысфк
ты что за животное? не нравится- не читай...Данир Сабиров әби...
• Evgenija Palette
Пошли на Х отсюда... Или говорите по-русски...Данир Сабиров әби...
• Evgenija Palette
абизе пиздабэреДанир Сабиров әби...

Махсус операциядә һәлак булган егет истәлегенә: «Нәрсә күрде бу балалар?»

13 июнь көнне Минзәлә районы Бикбау авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган 35 яшьлек Марданов Радик Рафил улын җирләгәннәр. Бу хакта Бикбау мәдәният йортының аккаунтында хәбәр ителә. «Ике ел буе кайнар нокталарда булган Радик күп кенә егетләрнең гомерләрен саклап калган. 7 июнь көнендә курку белмәс батыр егетебез дошман кулыннан һәлак булды.

Хәрби операциядә катнашып, илебезнең якты киләчәге хакына үзләренең гомерләрен биргән егетләр илебезнең, районның патриоты, герой булып мәңгелеккә күңелләребезгә кереп калыр. Урыннарың оҗмах түрләрендә булсын, Радик балакай! Әмзидә белән Рафилга, сеңелләренә, туганнарына, якыннарына, күркәм сабырлык, җиңеллекләрен бирсен Аллаһы Тәгалә!» – дип язганнар төркемдә.

Илгизәл Әхмәтханов «Их яшәргә иде яшьләргә» дигән шигырь язган:

«Авыр, авыр, тагын авыр,

Яшь гомерне кистеләр.

Нәрсә күрде бу балалар?

Әле яңа үстеләр.

Их, яшәргә матур итеп,

Әти-әни янында.

Туган якта булган идең,

Кыска гына ялыңда.

Чибәр, тыйнак матур егет,

Ник гомерең кыска соң?

Кемнәр уйлап тапты сугыш,

Хәзер инде бик тә соң.

Дусларымда авыр кайгы,

Донья беткән кебек бит.

Өйләнмәгән егет китә,

Берни эшләп булмый бит.

Дусларыма сабырлыклар,

Кул күтәреп сорыйбыз.

Бар Минзәлә кайгыда бит,

Яшь сабыйны уйлыйбыз.

Кайчан килер аяз көннәр,

Туктар икән бу афәт?

Һәр ана да күз яшьләрсез,

Яшәр икән бик рәхәт».

«Язганнарың Радикның рухларына дога булып ирешсен иде. Туктасын иде бит инде бу кан коюлар...», «Авыр туфрагы җиңел булсын, урыны оҗмах түрләрендә булсын, әти-әнисенә, туганнарына сабырлык, сәламәтлек бирсен», дип язганнар төркемдә.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх