На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Башкортстан башлыгы Олег Газмановны «Халыклар дуслыгы» ордены белән бүләкләгән

Россиянең популяр башкаручысы һәм композиторы, Россиянең халык артисты Олег Газманов Башкортстанның иң югары бүләкләренең берсе – «Халыклар дуслыгы» орденына лаек булды. Халыклар арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш керткән өчен бүләкләү турындагы карарга республика Башлыгы Радий Хәбиров кул куйган.

Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Өмет» газетасының сәхифәсендә хәбәр ителә.

Искәртик, Олег Газманов Уфаның 450 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнаша.

Музыкант хәбәр иткәнчә, аңа бүләк алу бик күңелле булган һәм ул республика халкы өчен шат, чөнки Башкортстанның үсештә булуын күрә. Олег Газманов Уфага еш килә һәм биредә күпсанлы мәдәни һәм спорт корылмалары төзелүен дә билгеләп үтә.

Олег Газманов, шулай ук җырчы Полина Гагарина һәм Элвин Грей, Уфа юбилеенда чыгыш ясаган өчен гонорарларының бер өлешен Курск халкына ярдәм фондына җибәрәчәк, диелгән хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх