Илсөя Бәдретдинованың төркеме помидор һәм кыяр үстерә торган агрокомплекс оештырган бәйрәмдә катнашкан. Компания эшчеләренең балаларына һәм райондагы сәламәтлекләре чикле балаларга ел саен шундый матур бәйрәм оештыра икән.

Аларга тартмалап кыяр-помидор биргәннәр. Җырчы үзе яшелчәләрне төркемдәгеләрнең һәрберсенә таратканын, ә егет-кызларның кара пакет тотып чиратка басканын социаль челтәрендә күрсәтте.

Илсөя Бәдретдинова агрокомплексның җитәкчесе Шафоат Маматкуловна белән дә таныштырды. 5 бала анасының агрокомплекс белән берүзе идарә итүенә соклану белдерә җырчы.

«5 бала анасы. Искиткеч чибәр һәм уңган ханым! Шундый зур бизнесны берүзең алып барып кара син. Шафоат ханыма карап: «Көчле хатыннар турында җыр кирәк», – дигән уй белән кайтып киттем мин», – дип язган Илсөя Бәдретдинова.

Җырчы агрокомплекс хуҗасы белән теплицада да йөри, кыяр өзеп ашый, помидорларның ботагы чорналып куюга да шакката, помидорларны серкәләндерү юлын да белә.

«Россия бал кортлары Голландиянеке кебек эшләми», – дип белдерә теплица хуҗасы.

«Ялкаулар», – ди җырчы һәм җитәкче ханым аның белән килешә.

Свежие комментарии