Блогер Олеся Лесная, хайп үзәгендә булган Ильмира Нәгыймованың концертында сәхнә артын күрсәтәм, дип белдерә социаль челтәрдәге видеода. Шулай ук ул, җырчы фотоларда «сөйгәнем» дип күрсәткән ир-ат кулын фойеда тамашачылар арасында эзләп йөри.
О.Л.: Ни өчен «Пирамида»? Сине дә «УНИКС» яратмыймы әллә?
И.Н.: «Пирамида»да 1 көн буш булды, кемдер концертын кичектергән ахры.
«УНИКС»та гел урын юк.О.Л.: «Пирамида»да кыйммәтрәк… Әмма без моны «күтәрә алабыз» дисеңме?
И.Н.: Әйе, кыйммәтрәк. Аллаһка шөкер, шулай.
О.Л.: Бу концертның сценарист-режиссеры Гөлназ Сәфәрова иде. Аның белән эшләү ошадымы? Күп аламы?
И.Н.: Ошады. Миңа ташлама ясады, шуңа күрә әйтмим. Болай – бик бәя.
О.Л.: Ильмира, син авыл кызы бит инде, кайтып йөргәнеңне күрсәтмисең…
И.Н.: Дөресен әйткәндә, авылга бик еш кайтмыйм, әти-әни үзе килә.
О.Л.: Шундый гайбәт йөри – син Руслан белән бер-берегез булган концертларда чыгыш ясамыйсыз икән...
И.Н.: «Татар җыры»нда ясадык бит. «Тәмле көрәш» тапшыруына «Руслан белән чакырабыз» дигәннәр иде. Руслан ризалашмаган. Аның мине күрәсе килми, ә миңа – барыбер. Ул – балаларның әтисе. Мин аның белән аралашмыйм. Монда йөрсә дә, әллә ни түгел...
О.Л.: Руслан язгалыймы сиңа?
И.Н.: Иртәнге сәгать 6да җырлар җибәрә. «Елама, ярсыма, син үзең гаепле барысына». Хисләнә дә җибәрәдер инде. Мин әле сәгать 12дә генә торам.
Свежие комментарии