На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

18 подписчиков

Свежие комментарии

  • Виктор Чемисов
    Интернет постепенно переходит на азербайджанский язык?Мангалда пешә тор...
  • Геннадий Веретенников
    А перевести и прочитать интересную статью трудно?Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ!«Ир кеше хыянәт и...

Айгөл Бариева Европа шәһәрләрендә татарча җырлар башкара

Татарстанның халык артисты Айгөл Бариева Европа буйлап сәяхәттә. Ул социаль челтәрләрдә үзенең тәэсирләре, хис-кичерешләре белән уртаклашып бара. Бу хакта «Kazanfirst» басмасы яза.

Моңа кадәр җырчы Италиядә булган, Рим папасы үлгәннән соң 252 кардинал съездын да күргән. Аларның берсе киләсе папа булырга мөмкин.

Аннан соң җырчы Швециядә булган. Хәзер вакытта Дания буйлап сәяхәт итә. Стокгольмда шәһәр үзәгендә «Яратам» дигән татар җырын башкарган. Ул чит илләрдә дә татар мәдәниятен активлаштыру юнәлешендә эш алып бара – бары тик татар милли бизәкләре булган киемнәр генә кия, Европа илләре урамнарында татарча җырлар башкара.

«Кадерле дуслар, хәзер мин Швеция, Стокгольмда. Сез әлеге кадрларда 80 еллык тарихы булган патша сараен күрәсез. Ә мине якташыбыз, күп җырлар авторы Гөлүсә Зыятдинова төшерә. 30 ел элек ул Швеция татарына кияүгә чыгып, бирегә күчеп килде. Хәзер ул мине бу илнең матур урыннары белән таныштыра. Мин аларга кунакка килдем, зур рәхмәт, мине шундый яхшы кабул иттеләр. Гөлүсә апа махсус минем өчен җыр язган иде, 2 ел элек без бу җырны яздырдык һәм аның белән «Яңа татар җыры»нда җиңдек. Һәм хәзер монда, Швециядә, мин сезгә бу җырны башкарырга телим. Ленар Шәех сүзләренә Гөлүсә Зыятдинова иҗат иткән «Яратам» җыры, – дип сөйли Айгөл Бариева.

 

Ссылка на первоисточник
наверх