Татарстанда бүген өч янгын булган. Янгыннарда барысы биш кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Челнинские известия» яза.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, төнлә Яшел Үзәндә ике бүлмәле фатир янган. 6 квадрат метр мәйданлы йокы бүлмәсендә барлык әйберләр һәм җиһазлар янып беткән.
Шунда ук 59 яшьлек ир-атның гәүдәсе табылган. Тикшерү фаразы буенча, янгын сүндерелмәгән тәмәкедән чыккан.
Фото: © Россия гадәттән тыш хәлләр министрлы
Бүген көндез Питрәч районының Шәле авылына да кайгы килә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә шәхси йорт һәм ишегалды корылмалары яна торган булган. Көл өемендә 85 яшьлек хатын-кыз һәм 35 яшьлек ир-ат гәүдәләрен тапканнар. Тагын бер 59 яшьлек хатын-кызның куллары пешкән, әмма ул хастаханәгә барудан баш тарткан. Фаразлар буенча, янгын электр чыбыгыннан чыккан.

Фото: © Россия гадәттән тыш хәлләр министрлы
Өченче янгын бүген Казанда була. Ун катлы йортның бишенче катындагы фатирдан төтен чыга башлаган. Ике бүлмәле «хрущевка»да әйберләр һәм җиһазлар янып беткән. Янгын сүндерүчеләр ике кешене тапкан – 60 яшьлек ир-ат һәм 69 яшьлек хатын-кыз. Табиблар аларны реанимацияләргә тырышкан, әмма соңрак үлемне раслаганнар. Тикшерү фаразы буенча, янгын сәбәбе тәмәке белән саксыз куллану булырга мөмкин.

Фото: © Россия гадәттән тыш хәлләр министрлы
Свежие комментарии